Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игезәк сайтлар тыела

Росреестр, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау максатыннан, игезәк сайтлар эшчәнлегенә каршы тору буенча комплекслы эш алып бара. Әлеге эш нәтиҗәсендә, Роскомнадзор утыздан артык шундый ресурсны тыйган.

Росреестр мөрәҗәгате нәтиҗәләре буенча, Россия монополиягә каршы федераль хезмәте “Яндекс” компаниясенә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан мәгълүмат бирү буенча онлайн-хезмәт күрсәтүче игезәк сайтларның рекламаларын туктату турында күрсәтмә биргән.

Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан рәсми төстә мәгълүмат бирүгә бер катнашы да булмаган ялган сайтларның төп билгеләре: сайтның охшаш исемле булуы, икеләнгән хәрефләр, түләүле мәгълүматлы прайс-битләр, мобиль кушымталарга сылтамалар, реклама булу.

Игезәк сайтларга мөрәҗәгать итеп, күчемсез милек өлкәсендә дөрес булмаган мәгълүмат алганда финанс югалтуларына дучар булган баулылар бу хакта Татарстан Росреестр идарәсенең Инстаграмдагы рәсми битенә (rosreestr_tatarstana) яки press@rosreestr.org электрон почтасына хәбәр итә ала, игезәк сайтларга сылтама да кую киңәш ителә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев