Җиде хатын-кыз коронавирус корбаны булды
Узган тәүлектә Татарстанда тагын җиде кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган.
Аларның барысы да – хатын-кыз.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, коронавирустан 1932, 1939, 1941 (икәү), 1947, 1958, 1960 елгы хатын-кызлар дөнья куйган.
Шул рәвешле, пандемия башланганнан бирле республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 1298гә җитте.
«Татар-информ» агентлыгы республикада узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 232 очрагы ачыклануы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.
Фото: pixabay.com
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ide-khatyn-kyz-koronavirus-korbany-buldy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев