Иң яхшы шигырь укучыларны сайладылар
Бүген Баулы шәһәренең 5нче санлы мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 - еллыгына багышланган шигырь укучылар бәйгесе узды.
Конкурста Баулы муниципаль районы мәктәпләреннән 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Бәйгедә түбәндәге укучылар җиңде: 7-нче мәктәпнең 3-нче сыйныф укучысы Камил Мәҗитов, Поповка мәктәбенең 11-нче сыйныф укучысы Антон Щербаков, Яңа Чүте мәктәбенең 10-нчы сыйныф укучысы Илнар Мәҗитов, 3-нче мәктәпнең 10-нчы сыйныф укучысы Алсу Саттарова, 4-нче санлы татар гимназиясенең 8-нче сыйныф укучысы Алсу Миргалимова, 2-нче мәктәпнең 8-нче сыйныф укучысы Эльвина Мәҗитова, 1-нче мәктәпнең 7-нче сыйныф укучысы Айсылу Халиуллина.
Җиңүчеләр 26 апрель көнне Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында үткәреләчәк Габдулла Тукайның 130-еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев