Гыйнвар пенсияләрен кайчан түлиләр?
2021 елның гыйнвары өчен пенсияләр, пособиеләр, айлык акчалата түләүләрне аванслый башлаганнар. Подробнее: https://intertat.tatar/news/questions_answers/30-12-2020/gyynvar-pensiyal-ren-kaychan-t-lil-r-5796058
Россия Пенсия фонды гыйнвар пенсияләрен түләү тәртибе турында аңлатты.
Пенсия фонды 2021 елның гыйнвары өчен пенсияләр, пособиеләр, айлык акчалата түләүләрне аванслый башлады. 25 декабрьдән башлап Пенсия фонды бүлекләре акчаларны «Россия почтасы»на, 28 декабрьдән — кредит оешмаларына күчерә.
Пенсиясен банк аша алучыларга гыйнвар өчен акчаны 29 декабрьдән күчерә башлыйлар. Пенсиясен 3нче числода алучыларга акчаны 29 һәм 30 декабрьдә китерәчәкләр. 4 гыйнвардан башлап, түләүләр гадәти график буенча була, диелә хәбәрдә.
«Ел азагына кадәр Пенсия фонды гыйнварның бәйрәм көннәре өчен барлык түләүләрне дә финанслаячак», дип өстәгәннәр Пенсия фондында.
Фото: pixabay.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев