Гражданнарны аварияле торактан күчерү өчен төбәкләргә 100 млрд сум акча бүлеп бирелә
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин гражданнарны аварияле торактан күчерү өчен төбәкләргә 100 млрд сум акча бүлеп бирү турындагы карарга кул куйды.
Бу хакта Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә. Акча хөкүмәтнең резерв фондыннан бирелә. Мишустин сүзләренчә, бу чара гражданнарны заманча һәм уңайлы фатирлар белән тәэмин итәргә булышачак.
Быелның октябрь аенда Россия Президенты Владимир Путин Сахалин өлкәсендәге аварияле торакта яшәүче халыкны күчерү өчен берничә млрд сум акча бүлеп бирү турындагы мәсьәләне карарга кушкан иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев