Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомерлеккә...

"Сөембикә" журналыннан хикәя тәкъдим итәбез

1974 елның шау-чәчәкле июнь ае. Шаулап-гөрләп узган Сабантуй бәйрәмнәрендә күңелләрен бер җилкенде­реп алган сала халкының, баштанаяк эшкә чумып, гадәти көннәр белән яши башлаган чагы. Мөзәккирәнең күңеле ул көнне, ниндидер күңелсезлек киләсен сизгәндәй, иртәдән бирле поша­манда йөрде. Юкка шомланмаган икән. Җәйләүгә — кичке савымга барганда, Тәзкирә җан өшеткеч хәбәр ирештерде.

- Фаягөл үлгән...

Мөзәккирәнең сулулары кысылып, күзаллары караңгыланды. Теләнче авы­лында яшәүче Фаягөл белән яшьтән бер-берсенә кунакка йөрештеләр. Аның якын бабасы белән Мөзәккирәнең ерак бабасы туганнар иде. Ике ел Фаягөл белән Горький якларына торфка да бергә бардылар. Фаягөлнең бик матур гаилә корып, бер-бер артлы бәбиләр алып кайтуын да белә. Кап-кара толымлы, чибәр һәм чая дустының, туганының үлеменә һич кенә дә ышанасы килмәде аның.

- И Ходаем, кемнәр килер ул дүрт бала өстенә? Кемнәр карар ул сабыйларны? Яшь хатынның үз балалары булса, Фаягөлнекеләрне кагар инде...

Мөзәккирәнең башында бөтерелгән мең төрле сорау, мең төрле уйның бе­ренчесе әнә шундый булды. Кичке савым беткәнче кызлар белән дә гел шул турыда сөйләштеләр...

Ул чакта Мөзәккирә язмышына ниләр юралганын белми иде әле. Беркөн шулай кичке уенга чыккач, аны хезмәттәше — Фаягөлнең җиңгәсе Тәз­кирә чакырып алды, читкәрәк алып ки­теп, нинди эш белән йөрүен аңлатты. Каршында Фаягөлнең ире Ринатны күргәч, Мөзәккирә бөтенләй коелып төште. “Кайтып әниең белән сөйләшик, бәлки уйлап карарсың” дигән сүзлә­ренә дә колак салмады. Кая ул, Фаягөлнең кырыгы да җитмәгән килеш! Авыл халкы ни уйлар? Иргә хатын булырсың да, дүрт сабыйга әни назы, ана җылысы бирә алырсыңмы? Алар сине әни итәрме? Мөзәккирә ике ут арасын­да калды.

Ринат өзми дә, куймый да — хәсрәтле башын түбән иеп, Әмәкәй белән Теләнче арасын таптый. Аның нинди ният белән йөрүе инде өйдәгеләргә дә сер түгел. Әнкәсе: "Ка­рый алырсыңмы? Берәү дә, икәү дә түгел, дүртәү бит, балам”, — ди. Нәсимә апасы мәсьәләне җиңелрәк хәл итмәкче: “Бар, сеңлем, уңмасаң кай­тырсың”, — ди. Ләкин Мөзәккирәнең тол калган ир күңелен алгысытып, сабыйларның нәни күңелен алдап йөрисе килми. Бара икән — гомерлеккә, юк икән — юк.

Иң элек ул балаларны күреп кайтырга кирәк дигән карарга килде. Кайгылы йортның ихатасыннан аның каршына сигез яшьлек Ринас йөгереп чыкты.

“Кемнең матур малае икән бу?” дип, кочагына алганда, Мөзәккирә аны үзенең олы улы, олы булышчысы булыр дип күз алдына китерә алмый иде әле. Чоландагы агач караватта изрәп йоклап яткан өч яшьлек Айгөл дә тиздән бу олы җанлы апаның өйгә якты нур булып керәчәген, үзләрен сөеп, назлап үстерәчәген белми иде. Ә биш яшьлек Гөлназ, әтисенең: “Мин сезгә озакламый әниегезне алып кайтырмын” дигән вәгъдәсен бөтенләй онытып, кызлар белән урамда уйнап йөри. Әнисеннән унике көнлек кенә булып калган Ривал Мөслимдә — бала тудыру йортында.

Үзе дә ятимлек ачысын ун яшендә үк татып, Зифа түткәсе тәрбиясендә үскән Ринат, иңнәренә төшкән бу кайгыны күтәрә алырына ышанмыйча, сабый­ларның кечеләрен балалар йортына би­рергә дигән уйга килә. Риваленә инде документлар да әзерләп өлгерә.

Олы йөрәкле Мөзәккирә ялгыз ир бу­сагасын атлап кереп, үксез балаларны куенына җыйганда, Фаягөлнең үлгәне­нә әле кырык көн дә булмаган иде. Фая­гөлнеке кебек үк озын кара толымлы, йөз чалымнарында да охшашлык булган Мөзәккирәне балалар әниләре итеп кабул иттеләрме, әллә әтиләренең: “Әниегезне алып кайтам” дигән сүзләренә сабыйлар чынлап торып ышан­ганнар идеме, Гөлназ: “Әнием кайтты, әнием”, — дип сикергәләде. Айгөл исә: “Әни, кызым әйт миңа, кызым әйт”, — дип үрсәләнде, Мөзәккирәнең кулын­нан да төшмәде.

Берничә көн үтүгә бала тудыру йор­тыннан хәбәр килде: “Ривалне Казанга детдомга алып китәләр. Күреп калырга теләсәләр — килсеннәр”.

...Ап-ак биләүгә төрелгән нарасыйны иң элек Ринат кулына алды. Моңа кадәр ир-атның күз яше түккәнен күрмәгән Мөзәккирә, сабыен елый-елый сөйгән иренә карап, әсәрләнеп калды. “Йә Хода! Бу ике җанны ничекләр аермак кирәк!” Мөзәккирә шулай уйлады. Шәфкать туташларының: “Әни кеше дә кулына тотып карасын инде” дигән сүзләреннән соң, ул җанлы төенчекне алып күкрәгенә кысты. Ак биләүдән аңа, мыш-мыш килеп, кап-кара чәчле малай карап ята иде. Маңгаенда кечкенә генә миңе дә булган бу нарасый аңа Фаягөллнең баласы түгел, ә бәлки моннан өч ел элек сигез айдан үле туган үз йөрәк парәсе булып тоелды. Ак канатлы ак фәрештәләр, әйтерсең лә, җан иңдереп, аның үз сабыен кулларына алып чыгып салдылар.

— Беркая да, беркемгә дә бирми­без! — Мөзәккирәнең бу сүзләре кат­гый таләп булып яңгырады.

Шулай итеп, балалар бер-берсеннән аерылмый, оя туздырылмый калды, ту­ганлык җепләре бер төенгә төйнәлде. Сабыйларына мәрхәмәтле һәм кайгыртучан әни, иренә ышанычлы тормыш юлдашы булды Мөзәккирә. Ринаты эшләгән ПМКдан бер бүлмә алып, Теләнчедән Күбәккә күченеп килделәр. Балаларны кеше арасында ким-хур итмәс өчен, үз авызларыннан өзеп аларга каптырдылар, үзләре күрмәгәнне балаларына кидерделәр. Иң мөһиме: гаиләдә “үги әни”, “үги бала” дигән төшенчәгә урын булмады. Бала­лар авырып китсә, алар өчен өзгәләнде, алар өчен чирләде Мөзәккирә. Балалары да авыр чакларында күбрәк әниләренә елыштылар. Ринасы алтынчыда укыганда кулын ике җирдән сын­дырды. “Синең белән генә барам” дип, сырхауханәгә әнисе белән китте. Икен­че юлы Ринасның битенә боз сөңгесе кадалды. “И Ходаем, үлгәндер, миңа гына әйтмиләрдер” дип, ут эчендә очып барып керде Мөзәккирә сырхауханәгә. Палатадагы апалар: “Әти сүзен белми­ме әллә бу бала? Син килгәнче “әни кирәк, әни” дип, мең тапкыр кабатлагандыр”, — диделәр. Мондый чакларда Мөзәккирәнең күңелләре нечкәреп китә. Сабыйларның йөрәген яулый алуына сөенә. Үзе өчен яшәргә онытып, шушы балалар бәхете өчен үткәргән йокысыз төннәре, борчу-мәшәкать тулы көннәренең әҗерен күрүенә куана ул. Авырлыклардан кулы салынып, җил капканы урам яктан ябып, барысын да ташлап китәрдәй чакларында да сабырлыгын, ихтыяр ныклыгын калкан итеп куя алуына сөенә.

...Көн артыннан көн, ел артыннан ел үтте. Юклык, кысанлык киртәләрен үтеп (Мөзәккирә ул чакта дүрт баласына тиешле 38 сум пенсияне дә ала алмады), тормышлары ныгып, бар да җайланып кына бара иде. Олы уллары Ринас, башлы-күзле булып, башка чыккан көннәр. Беренче оныклары Апинәгә яшь ярым тулып килә. Ринат эшләгән ПМК коллективы таштан менә дигән йорт җиткереп бирде. Анда күченүләренә дә әле сигез генә ай. Олы кызлары Гөлназ Түбән Камада сәүдә техникумын бетереп кайткан чор. Җир җимертеп эшләп йөргән җиреннән типсә тимер өзәрдәй Ринаты йөрәк белән үлде дә китте. Аңа әле кырык сигез дә тулмаган иде. Мөзәккирә тормыш диңгезендә җил­кәнсез көймә кебек калды. Көймәнең ике ишкәген дә үзенә тотарга туры кил­де. Буй җиткән кызларына озакламый ярлар табылды. Бер язда — Гөлназы, икенче язда Айгөле тормышка чыкты. Кеше арасында ким-хур итмәскә тыры­шып, барын да хәстәрләп озатты Мөзәккирә кызларын. Очлы теллеләр “үз аналары булса...” дип әйтерлек бул­масын, диде.

Күңел түрендәге кайгы болытлары әле таралырга да өлгермәгән, Ринатның вафатына биш ел да тулмаган иде. Егерме яшендә төпчеге Ривал фаҗига­ле үлеме белән ачы хәсрәтләргә салып китте. Ана йөрәгеннән каннар тамды. Шушы балаларга кыенлык килүдән, аларга җан җылысы сүрелүдән куркып, бәбигә узган саен аларны алып кайтудан да баш тартты бит Мөзәккирә. Гел балалары хакын гына хаклап яшәде.

...Гомеренең алтмыш җиденче язына җиткәндә, Мөзәккирә кинәт кенә авы­рып китте. Табиблар: “кичекмәстән операциягә”, диделәр. Ризалашты. Нар­коздан айнып, күзләрен ачканда каршысында тезелешеп утырган бала­ларын, килен-кияүләрен күргәч, Мөзәккирәнең тамагына төер тыгылды. “И-и, балаларың”, — диде палатадагылар ак көнләшү белән. “Бигрәк игелекле, тәүфыйклы булдылар инде”, — диләр авылдашлары сокланып.

Мөзәккирәнең гөлләргә, чәчәкләргә күмелгән өендә балалары һәм тугыз оныгы — иң кадерле кунаклар. Күчтәнәчләрен, бүләкләрен төяп киләләр дә, йорт эшләрендә булышып, эч серләрен бушатып китәләр. Әниләренең киңәшләрен, нәсыйхәтләрен тотып, аның үрнәгендә гел игелекләр генә кы­лып яшәргә тырышалар. Бу якты дөньяга тудырган, гомер бүләк иткән Фаягөл әнкәләренең рухы алдында башларын иеп, йөрәк җылысын, бар мәрхәмәтен биреп үстергән, кеше иткән Мөзәккирә әнкәләренә чиксез рәхмәтләрен җиткереп, аңа Ходайдан сәламәтлек, тыныч картлык, озын гомер сорыйлар.

 

Фото:  pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев