Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөнаһлар гафу ителә торган көн

Быел Гарәфә көне 11 сентябрьгә туры килә.

Пәйгамбәребез (с.г.с.) бер хәдисендә әйтелгәнчә, "Хаҗның иң төп арканнарының берсе - Гарәфә көне, Гарәфәт тавында басып дога кылу. Нәрсә сорасагыз да, Аллаһ Тәгалә һәрбер доганы кабул итә, һәрберсенә җавап бирәчәк", - ди. Шуңа да Гарәфә мөселманнар өчен бик дәрәҗәле көн. Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: "Бу көнне безнең хаҗиларыбыз Гарәфә тавында дога кылалар, ә Хаҗда булмаган кешеләр әлеге көнне ураза тотып үткәрсә хәерле", - ди.

- Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтә: "Гарәфә көнендә ураза тоткан кешегә Аллаһ үткән һәм киләсе елның гөнаһларын гафу итәр дип өметләнәм". Ягъни шулай ук изгелектә булып, дога кылу, изге гамәлләр кылу, чөнки Гарәфәдән соң икенче көн инде Корбан гаете булачак. Гарәфә көненә бәйле тагын бер нәрсә бар: ул да булса, тәкбир-тәшрик. "Тәкбир" дигән сүз Раббыбыз Аллаһны олылау, зурлау, ягъни "Аллаһу әкбәр" дип әйтү. Һәм менә шушы Гарәфә көненең иртәнге намазыннан башлап, гает көннәрендә фарыз намазларыннан соң тәкбир-тәшрик сүзләре әйтелә. Ул бик дәрәҗәле, бик фазыйләтле сүзләр. Гаеткә дә шушы сүзләрне әйтеп барабыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) Гарәфә көнендә күбрәк Коръәннең ахыргы өч сүрәсен, ягъни "Ихлас", "Фәләк", "Нәс" сүрәләрен укырга, Аллаһ Тәгаләдән тәүбә-истигъфар сорарга, күбрәк дога кылырга кушкан, - дигән Рөстәм хәзрәт "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев