Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Газетадан – кәрзин, журналдан – ипи савыты

Оригиналь әйберләрне күп акча түкмичә дә ясап була. Моның ачык мисалы – иске газеталардан эшләнмәләр ясау. Әлеге шөгыль, билгеле, күп вакыт һәм түземлек таләп итә, аның каравы, канәгатьлек һәм иҗат эшеннән сөенү хисе кичерүдән тыш, матур һәм уникаль эшләнмәләр тудырасыз.

Баулылы Гүзәл Рәхмәтуллина, кәгазьдән үреп, эшләнмәләр ясау белән ике елдан артык шөгыльләнә. Үреп ясау өчен газета һәм журналларны куллана.

Аның өенә килеп керүгә, өен бизәп торучы, шулай ук көндәлек тормышта кулланылучы үреп ясалган эшләнмәләр күзгә ташлана.

Ишек төбендә үк – песи өчен үрелгән йорт. Өйдә үреп ясалган эшләнмәләр бихисап, ни генә юк: кәрҗин, сумка, әрҗә, ваза һәм башкалар, санап бетерә торган түгел.

Гүзәл әйтүенчә, ул төрле лаклар, грунтовкалар сатып алган, ә төп чималны – реклама газеталарын һәм журналларын зур кибетләрдән алырга туры килгән.

Мавыгып, эшләнмәләр ясавын күзәткәндә, мондый останың моңа кадәр Баулыда булмавын уйлап куйдым.

Аның эшләнмәләре ныклы, үзенчәлекле һәм функциональ килеп чыга.

Гүзәл үзе ясаган эшләнмәләр турында сәгатьләр буе сөйли ала. Үзе әйткәнчә, кәгазьдән үреп ясау үрнәкләре, бәйләүдәге кебек үк, төрле.

Гүзәлнең өендә, үрелгән кәрзиннәр һәм тартмалар гына түгел, йомырка, тәмләткечләр куяр өчен аслыклар, ипи савытлары һәм башка эшләнмәләр дә бар. Аларның һәрбересенең дизайнын үзе уйлап таба.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев