Фирүзә Одинаева: “Сыйныфташларым белән укыйсым килә”
“Хезмәткә дан” редакциясе сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар турындагы “Мин – дөньяның бер өлеше” махсус проектын дәвам итә. Бүгенге язмабыз герое – Иске Чүте авылында яшәүче 10 яшьлек Фирүзә Одинаева.
Бәхетле балачак
Фирүзә әнисе Илвира, сеңлесе Аиша белән җыйнак кына, шул ук вакытта бик тә уңайлы йортта гомер итә. Читтән караганда, аларны бернинди проблемалар да борчымый кебек. Бер сүз белән әйткәндә, гап-гади гаилә. Ә бит шул тынычлык артына күпме күз яше, борчу-мәшәкатьләр яшеренгән.
Илвира Фирүзәнең дөньяга килгән вакытларын хәтерендә яңартты.
– Ул безнең көтеп алынган беренче балабыз, – дип башлады Илвира сүзен. – Без аның гомере өчен йөклелекнең беренче аенда ук үк көрәшә башладык: баланың төшү куркынычы бар иде. Мин 45 көн хастаханәдә яттым. Аллага шөкер, барысы да үтте. Аннары тугыз ай буе барысы да тәртиптә булды, тикшеренеп тордым.
Әтисе белән әнисен сөендереп, ямьле көз аенда дөньяга килә ул. Гаилә бу вакытта Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә яши.
– Ул сау-сәламәт булып туды, – ди Илвира. – Иртә тәпи китте, теле дә иртә ачылды, ике яшендә инде ул шигырьләр сөйли иде. Әле дә исемдә: Октябрьскида бер сәүдә үзәгендә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм оештырдылар. Шунда Фирүзә, микрофон тотып, “Мячик” шигырен сөйләде, бик кызык килеп чыккан иде.
Фирүзә балалар бакчасына да Октябрьский шәһәрендә йөри башлый, беренче сыйныфка да шунда бара. Бер ай чамасы укыгач, Баулы районы Кызылъяр мәктәбенә күчә. Бик яхшы билгеләренә генә укый.
– Укытучыларның бик тә игътибарлы булуы, Фирүзәнең үзенең тырышлыгы нәтиҗәсендә уку алдынгысы булды, – ди әнисе.
Хастаханә юллары
Тик кызчыкны язмыш сынаулары көтеп торган була.
– 2021 елда кышкы каникулдан соң, Фирүзә авырып китте, ютәл башланды, – дип сөйләде Илвира. – Табиб кискен ОРЗ, бронхит диагнозы куйды, дәвалау билгеләде. Баланың хәле яхшырган кебек була да, кабат авыру билгеләре күренә башлый. Шулай март ахырына кадәр йөрде.
Язгы каникул башлануга, кызның кинәт температурасы югары күтәрелә. Хастаханәдә аңа кабат ОРЗ, бронхит диагнозлары куела. Тик табиб билгеләгән дәвалау уңай нәтиҗәләр бирми.
– Без, чарасызлыктан, Октябрьский шәһәренә элек үзебез йөргән педиатр Диана Габдрәкыйповага мөрәҗәгать иттек, – ди ана кеше. – Фирүзәне күрүгә үк, ул хәлнең җитди булуын аңлап алды, тиз арада анализлар бирдерде һәм без өйгә кайтып киттек.
Төштән соң шалтыратып, гаиләгә коточкыч хәбәр җиткерәләр: балада лейкоз авыруы куркынычы булуын әйтәләр. Табибның бу сүзе гаиләгә аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итә.
– Бу хәбәрне ишетү бик авыр булса да, шул ук вакытта күңел түрендә өмет чаткысы кабынды. Өстәвенә Диана Марсовна да юатты, дәвалана торган чир булуын әйтте, – ди Илвира.
Гаилә, тиз генә җыена да, кабат Октябрьскига хастаханәгә юл тота. Тик, пропискалары Яңа Чүтедә булганлыктан, аларны Баулы район үзәк хастаханәсенә җибәрәләр. Бу вакытта инде кызчык авыр хәлдә була, аны реанимациягә кертәләр.
– Аның йөзе сап-сары, иреннәре ап-ак иде. Канын алганда, ул үтә күренмәле иде, – ди ана кеше, өзгәләнеп.
Ә инде иртүк Фирүзәне Казанга балалар республика клиник хастаханәсенә алып китәләр. Бу вакытта инде баланың каны 95 процент зарараланган була.
– Менә шул ике көн эчендә табиблар кулына эләкмәгән булсак, кызыбызның гомерен саклап кала алмаган булырлар иде, мөгаен, – ди Илвира, күз яшьләре белән.
Республика клиник хастаханәсендә бала гомере өчен көрәш башлана: анализлар алалар, пункция ясыйлар. Һәм Октябрьский табибы язган диагноз раслана: Фирүзәдә – кискен лейкоз авыруы. Шуннан соң озакка сузылган дәвалану башлана – системалар, организмны чистарту, химия терапиясе... Сабыйның өлкән кеше өчен дә кыен булган химия процедураларын ничек кичерүен бер бала һәм әнисе генә белә. 7 ай дәвамында, 10-14 көнгә генә өйгә кайтып, хастаханәдә ята алар. Ана кешегә башта бу чынбарлыкны кабул итү бик кыен була. Тик вакыт үтү белән, бу сынауны җиңәргә, бала гомере өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк, дигән фикергә килә ул.
– Фирүзә молодец, бирешмәде. Аның сабырлыгына әле дә таң калам, – ди Илвира.
Хәзерге тормыш
Кызганычка каршы, мәктәп, классташлар дип янып йөргән сабый 2021-2022 уку елында мәктәп бусагасын атлап керми. Химия терапиясе алганда, артык аралашулар тыела, чөнки йогышлы авырулар йоктыру куркынычы була. Шуңа күрә Фирүзә хәзер өйдә белем ала. Узган уку елында укытучысы Миләүшә Миңнуллина, атнага ике тапкыр килеп, аны укыткан.
– Укытучым да, сыйныфташларым да бик әйбәт, – ди Фирүзә. – Бер сыйныфташ кызым белән әле күптән түгел генә интернет аша аралаштым, – ди кыз.
Миләүшә Альбертовна да аны мактап туя алмый.
– Фирүзә – күзгә генә карап тора торган, бик тә итагатьле, тәтипле бала, уку алдынгысы. Аның язуын күрсәгез сез, шулкадәрле матур. Ул бик тә белемле, китаплар укырга ярата, – дип сөйләде ул “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә.
Фирүзә әйләнә-тирә мохит, инглиз теле, рус әдәбияты предметларын аеруча ярата. Хыялы – ветеринария табибы булу.
– Мәктәптә укыганда, миннән генә сорасыннар иде, дип уйлый идем. Хәзер фикерем үзгәрде, сыйныфташларым белән укыйсым килә, – ди Фирүзә.
Кызганычка каршы, әлегә ул өйдә генә торырга мәҗбүр. Ә биредә аңа күңелсезләнеп утырырга ирек бирмәүче, шук-шаян 4 яшьлек сеңлесе Аиша бар.
Ул апасы яныннан бер генә минутка да китми. Авыру ияреп кайту куркынынычы булгач, ул балалар бакчасына йөрми. Өйдә бергәләп уйныйлар, рәсем ясыйлар, төрле эшләнмәләр иҗат итәләр. Фирүзә аеруча сәләтле, рәсемне бик оста ясый, алар исә бихисап. Әнисенең портретын да ясаган, бик тә охшаш килеп чыккан. Номерлар буенча картиналар ясау белән дә мавыгып киткән, алар өй интерьерына бик тә килешеп торалар.
Хәзерге вакытта Фирүзәгә 2023 елның маена кадәр өйдә химия терапиясе билгеләнгән. Ул аның таблетка формасындагысын кабул итә. Атнага бер тапкыр анализ бирәләр, ай саен табибларга күренәләр.
– Без күпмедер дәрәҗәдә җәмгыятьтән изоляцияләнгән, аралашу җитми, – ди кызның әнисе. Ул үзе дә хәзер эшеннән китәргә мәҗбүр булган.
Фирүзәгә инвалидлык рәсмиләштергәч, Илвира сәламәтлек мөмкинлекләре чикле аналарның “Благо” оешмасы белән элемтәдә тора. Тик оешма уздырган чараларда катнаша алмыйлар, әлегә аралашуны чикләргә кирәк.
Язмыш сынауларына бирешмичә, баласы өчен җанын бирергә әзер булган аналарга карыйсың да, аларның батырлыгына (әйе, бу, һичшиксез, зур батырлык) таң каласың.
– Безгә, иң беренче чиратта, Аллаһы Тәгалә булыша, – ди Илвира. – Безнең юлыбызда гел мәрхәмәтле кешеләр генә очрый, күршеләребез дә бик әйбәтләр. Без бар җирдә бары яхшылык кына күрәбез, үзем дә, кызларым да.
Күңеле тулы яхшылык булган ана балаларында да шул күркәм сыйфатларны тәрбияли. Фирүзәгә дә, ул авыру түгел, ул гап-гади бала, дигән фикерне төшендерә, төшенкелеккә бирелергә ирек бирми. Чыннан да, Фирүзә өметсезлеккә бирелми, ул тормыш сөючән бала, әнисенең һәм сеңлесенең төп ярдәмчесе.
– Иртүк торуга, миңа булыша башлый, – ди әни кеше. – Урын-җирне җыештыра, савыт-саба юа. Бик тә тәртип ярата: берәр нәрсәнең үз урынында ятмавын күрсә, тиз генә алып куя. Диагнозы булуга карамастан, ул гадәти тормыш белән яши. Билгеле, туклануда чикләүләр бар инде.
Одинаеваларның яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы бар. Хәзер анда уттай кызу эш өсте. Көннәр сүрелгәч (Фирүзәгә исә кояшта йөрергә ярамый), бергәләшеп бакчага чыгалар. Фирүзә үзенең кечкенә лейкасы белән чәчәкләргә, яшелчәләргә су сибә.
Табигать, хайваннар дөньясына, бар дөньяга гашыйк кызчыкның киләчәге дә үзе төсле якты булсын иде. Авыруы чигенеп, сыйныфташлары белән мәктәпкә йөрү, урман-болыннарда саф һава сулау, хайваннарны дәвалау хыяллары чынга ашсын иде.
Фирүзә Одинаева турында видеорепортаж http://bavly-tat.ru/news/spetsproekt-ya-chast-mira1/spetsproekt-ya-chast-mira-sedmoy-vypusk-semya-odinaevykh
Автор фотосурәтләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев