Фира Хафизова: “Укытучы булу – балачак хыялым”
Һәрбер кешенең, мәктәп бусагасын атлап кергәч, тормышны кабул итүгә йогынты ясаган, үрнәк булган кешесе була торгандыр. Язмабыз герое өчен ул – әнисе.
Фира Хафизова кечкенә чагыннан ук мәктәптә эшләргә хыялланган.
Фира Җәүдәт кызы Баулы эшчеләр бистәсендә дөньяга килгән. Башта ул 3нче мәктәптә укыган, соңрак аларның сыйныфын 2нче мәктәпкә күчергәннәр. 1975 елда кыз Ульяновск дәүләт педагогия университетына укырга кергән, немец һәм француз телләрен өйрәнгән. Югары уку йортын тәмамлагач, берничә ел Ульяновск шәһәрендә эшләгән. Соңрак, туган ягына кайтып, үзе белем алган 2нче мәктәпнең озынайтылган көн төркеменә эшкә урнашкан. 1989 елдан башлап, немец теле укыта башлаган. Фира Җәүдәт кызы бу мәктәптә 2010 елга кадәр хезмәт куйган. 2011 елдан башлап, Потап-Томбарлы мәктәбендә эшли башлаган.
Үзенең эше турында сөйләгәндә, Фира Җәүдәт кызы аның эшчәнлеге төрле мизгелләрдән үрелгән булуын билгеләп үтте: укытучылык эше күңелле дә, мәшәкатьле дә. Балалар белән эшләү кызыклы, алар һәрвакыт гаҗәпләндерә һәм сөендерә, әмма кайвакыт катлаулы ситуацияләрне дә хәл итәргә туры килә – ансыз булмый.
Укучыларның уңышлары нигезендә укытучының тырыш хезмәте ята. Дөрес, бу дәрестә күренми. Ә алар “майлаган кебек” уза. Фира Җәүдәт кызы хәтта иң катлаулы материалны да җиңел генә итеп аңлата.
Фира Җәүдәт кызы үзенең һөнәрен бик тә кызыклы дип саный. Бер эш көне икенчесенә һич кенә дә охшамаган, ди. Тәҗрибәле педагог укыту методикасын мөмкин кадәр төрләндерергә тырыша. Стандарт программалардан тыш, үз программаларын да куллана.
Бүгенге көндә һәр укытучы алтынга тиң, чөнки диплом алган яшьләр мәктәпкә килергә бик атлыгып тормыйлар. Мәктәпләрдә Фира Җәүдәт кызы кебек тәҗрибәле педагоглар булуы яхшы.
Ә укытучы нинди булырга тиеш? Бу һөнәрдә 40 елдан артык хезмәт куяр өчен, укытучы булып туарга кирәктер. Фира Җәүдәт кызына яхшы педагог булырга укучылар илһамландыра.
– Иң мөһиме – балаларны яратырга кирәк, яхшы укыганнарын гына түгел, ә тыңлаусыз, шаяннарын да, – ди педагог, елмаеп. – Балаларны яратмаган кеше мәктәптә эшли алмый. Укучылар алар индикатор кебек, алар бөтен әйберне дә сизәләр. Аларны ачулансаң да, моның гадел булуын аңлыйлар. Икенче дәрестә инде алар үзләрен бөтенләй башкача тоталар, барысын да аңлыйлар. Гаделсезлекне дә тиз аңлап ала балалар.
Балаларны укырга мәҗбүр итеп булмый, аларны дәрес темасы белән кызыксындырып, мавыктырып кына була. Һәм моны укытучы булып туган, үз эшенә фанатларча бирелгән, иҗади, һәрдаим камилләшеп торган, замана белән бергә атлаучы педагог кына эшли ала. Фира Җәүдәт кызы – шундый укытучыларның берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев