Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыларга фейерверкларны дөрес куллану зарур

2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде.

Яңа ел салютлары һәм фейерверкларына һәркем соклана, өстәвенә, хәзер пиротехник эшләнмәләр ассортименты шактый баеды. Әмма, кызганычка каршы, бөтенләй куркынычсыз пиротехника булмый. Мондый күңел ачулар бик күңелсез тәмамланырга мөикн. Имгәнүләр һәм янгыннар бәйрәм кәефен бозмасын өчен, Яңа ел пиротехникасын кулланганда куркынычсызлык чаралары белән танышырга киңәш итәбез.

Көнкүреш пиротехникасын куллану инструкциясе

Пиротехник эшләнмәләрнең, һичшиксез, сыйфат сертификаты булырга тиеш, аларда куллану инструкциясе, җитештерүченең (Россия предприятиеләре өчен) яки күпләп сатучының (чит ил фейерверклары өчен) адреслары һәм телефоннары булу зарур. Бу эшләнмәләрнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын гарантияли. Тиешсез урыннарда (базар, киоск һәм башка сәүдә нокталары) яки танышлардан фейерверклар сатып алудан баш тартыгыз, чөнки сертификацияләнмәгән  яисә легаль булмаган эшләнмәгә юлыгырга мөмкин. Фейерверклар сатып алганда, аның тышлыгына игътибар итегез, юешләнгән һәм ертылган җирләре булмаска тиеш.

Сатып алганнан соң, фейерверкларны коры урында үзенең махсус савытында тотыгыз. Аларны дымлы яисә һава температурасы 30°Сдан артык бик коры бүлмәләрдә, җиңел янып китүчән предметлар һәм матдәләр һәм җылыту приборлары янында саклау тыела. Аларны кесәгә салып һәм автомобиль эчендә йөртмәгез. Пиротехниканы саклау өчен иң яхшы урын – балаларның буе җитмәгән урын. Елның салкын айларында фейерверкларны җылытыла торган бүлмәдә саклау яхшырак, югыйсә, температура төшүгә, алар дым тартырга мөмкин. Дым тарткан эшләнмәләрне җылыту приборларында (җылылык батареялары, көнкүреш җылыткычлары, төзелеш һәм көнкүреш феннары, паяль лампалары һәм башкалар) киптерү катгый тыела.

Фейерверкларны куллану буенча киңәшләр

Дәүләт янгын күзәтчелеге өлкән дознавателе Илдар Мохтасаров “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә редакциясенә хәбәр иткәнчә, Баулы шәһәре һәм Баулы районнарында, фейерверклар аттыру өчен, ел саен махсус мәйданчыклар булдырыла.

– Авыл җирлекләре һәм “Баулы шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитетлары карарлары белән, пиротехника очыртуга 26 мәйданчык билгеләнде. Баулыда – шәһәр үзәгендәге “Нефтьче” стадионы, Баулының төньяк-көнбатыш өлешендә Тынычлык һәм Беренче май урамнары юл чаты һәм ипподром. Мәйданчыклар янгын сүндерү җайланмалары һәм мәгълүмат стендлары белән җиһазландырылган, – диде Илдар Мохтасаров.

Фейерверк аттырганда түбәндәге киңәшләрне истә тоту зарур:

1.     Фейерверк аттыру урынын алдан ук, көндез билгеләп куегыз. Мәйданчык зурлыгы фейерверк инструкциясендә күрсәтелгән куркыныч зонаның максималь зурлыгына туры килергә тиеш. Мәйданчыкта агачлар, электр линияләре булырга тиеш түгел.

2. Көчле җилдә һәм явым-төшем вакытында фейерверк аттыру катгый тыяла. Юешләнгән пиротехника кешеләргә куркыныч тудыра.

 3. Тамашачылар куркыныч зонадан читтә булырга тиеш. Оптималь ара – кимендә 30-50 метр.

 4. Фейерверк аттыруга җаваплы кешене билгеләргә кирәк. Исерек хәлдәге кешегә моны ышанып тапшырмау хәерлерәк.

5. Фейерверк аттыручы кеше инструкция нигезендә эшләргә һәм, көтелмәгән хәл килеп чыкканда, тиз арада эш итәргә әзер булырга тиеш.

6. Эшләнмәне яндырып җибәргәндә, аның өстенә иелмәү зарур. Фтильне сузылган кул ераклыгында яндырырга кирәк. Эшләнмәне очыртканнан соң, аңа ким дигәндә 10 минут якын килергә ярамый.

7. Эшләнмәнең инструкциясен укып чыгарга иренмәгез. Хәтта таныш һәм гадәти булган пиротехник эшләнмәнең дә үзенчәлекләре булырга мөмкин.

8. Истә тотыгыз: фитильне яндырыр алдыннан, эшләнмәнең өске ягын һәм яна торган элементларның кайсы яктан очачагын төгәл белергә кирәк.

9. Салютларны каты һәм тигез өслеккә урнаштырырга кирәк. Нигезләре зур булмаган салютларны ян-якларыннан җир салып яки карга урнаштырып беркетү зарур.

10. Пиротехниканы торак йортлардан, биналардан ерактарак очыртырга кирәк.

11. Җир өсте фейерверк эшләнмәләре өчен шома өслек сайлау зарур.

12. Фейерверк очыртучы, эшләнмәне яндырып җибәргәннән соң, тиз арада куркыныч зонадан китәргә тиеш.

13. Фейерверкны, кулланганчы һәм куллангач та, сүтү, үзгәртү катгый тыела.

14. Пиротехниканы торак биналардан һәм корылмалардан, икътисад объектларыннан 50 метрдан читтәрәк куллану зарур.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев