Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Файдалы бүләк

2018 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе башлануга, “ТАТМЕДИА” АҖ уздыра торган “Абунә бүләк ит” хәйрия акциясе дә старт алды. Аңа кушылып, һәркем туганына яки якыннарына тугантелебездә газета уку шатлыгы бүләк итә ала.

Теләге булган һәркем 25 июньгә кадәр якыннарын республика басмаларына яздыра ала, шулайук хәйрия максатыннан ветераннарга, балалар йортларына,картлар йортларына һәм башка социаль учреждениеләргә абунәбүләк итәргә дә мөмкин.

Акция депутатлар, җитәкчеләрарасында хуплау тапты, Интернеткиңлекләрендә дә акциянең #подари подписку хештегы куелганфотолар саны көннән-көн арта. Узган елларда безнең районнан әлеге акциягә Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров, район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина һәм башка җитәкчеләр кушылды.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов әлеге игелекле эшне игътибарсыз калдырмаучыкешеләрнең берсе. Ул керемнәре яшәү минимумыннанкимрәк булган өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны “Хезмәткәдан” район газетасына яздыра. Бу юлы да ул дүрт өлкән кешегә шундый бүләк ясады. Депутат фикеренчә, өлкән буын вәкилләре район вакыйгаларыннан һәрчак хәбәрдар булырга тиеш. “Хезмәткә дан” баулылар тормышының барлык якларын да чагылдыра, якташларыбыз турында бәян итә.

Пенсионерлар Аида Кадырова, Людмила Лагойкина, Хаҗиәхмәт Миңнеәхмәтов, Мөгыйн Хәлилов Ирек Салиховның бүләгенә бик шат булдылар.

– Беренче тапкыр шундыйбүләк алам, бик күңелем булды,– дип, тәэсирләре белән уртаклаштыАида Кадырова. – ИрекСалиховка зур рәхмәт.

Кадерле укучыларыбыз, якыннарыгызга абунә бүләк итеп, сездә әлеге акциягә кушыла аласыз. Абунә почтаның барлыкбүлекчәләрендә һәм “Хезмәткәдан” газетасы редакциясендә кабул ителә (адресыбыз: Пионерурамы, 9; белешмәләр өчен телефон: 8 (85569) 5-64-47, 5-64-50).

2018 елның икенче яртыеллыгына язылу 711 сум тора. Ә 10-20 майда, абунә декадасында, ул55 сумга очсызрак. Абунәне өегездән чыкмыйча гына Татарстандәүләт хезмәтләре порталы ашада рәсмиләштереп була. Шәһәрнең үзәк өлешендә яшәүчеләр өчен очсызрак альтернатив абунә дә бар. Газетаныңһәр номерын редакциядән килепалу шарты белән ул ярты елгабары 450 сум тора.

Мәкаләбез геройларыннан үрнәк алып, якыннарыгызга Баулы районының мөһим һәм кызыклы вакыйгалары үзәгендә булу мөмкинлеген тудырыгыз.

Айгөл ИДИЯТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев