Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эссе көннәрне ничек уздырырга?

Чамадан тыш эссе көннәрне ничек уздырырга кирәклеген сезгә табиб аңлата

– Көн, дәвамында, ким дигәндә, 2 литр чиста су эчегез. Җәйге челләдә сусамасаң да чиста су эчәргә кирәк. Бу организм сусызланмасын өчен кирәк. Аномаль эссе көндә газлы су, исерткеч эчемлекләрне гомумән кулланырга ярамый. Каһвә эчүне дә кичектереп тору хәерле. – Челләдә көненә 4–5 тапкыр, аз-азлап, җиңелчә ризык белән тукланырга кирәк. Майлы кыздырылган ризыклардан баш тартып, яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирү хәерле. – Кондиционерны да дөрес итеп кулланырга кирәк. Ул суытканда бүлмәдәге һава температурасы 25 градустан да артмасын. Урамдагы һава температурасы белән аерма 5 градустан да күбрәк булырга тиеш түгел. – Урамга кояштан саклаучы крем сөртеп, табигый материалдан тегелгән күлмәктән һәм башыгызга киеп кенә чыгыгыз. – Эсседә физик эш, физик күнегүләрне дә чикләргә кирәк. Йөрәк авырулары  булган кешеләргә, балаларга ерак юлга чыкмау хәерле. – Җәйге челләдә барлык даруларны да суыткычта саклагыз. Бүлмә температурасы 25 градустан артса, аларның күбесе бозылырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев