Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшсезләр саны артканнан арта

Илдә коронавирус белән бәйле вәзгыять хезмәт базарына йогынты ясамый калмады. Соңгы айларда Баулы районында да эшсезлек арту күзәтелә. Халык мәшгульлек үзәгенә исәпкә басучылар күбәя.

Беркемгә дә сер түгел, агымдагы ел җиңелләрдән түгел, хезмәт базары да зыян күрде. Күп кенә кешеләр кыскартуга эләкте, предприятиеләр ябыла. Баулыда да берьюлы өч предприятие штатларын кыскарту турында халык мәшгульлеге үзәгенә хәбәр иткән. Шул сәбәпле август ахырында 88 кеше эшсез калачак.

1 гыйнварга мәшгульлек үзәгендә 109 кеше исәптә торган булса, бүгенге көндә әлеге күрсәткеч биш тапкыр арткан.

– Баулы районында эшсезлек дәрәҗәсе акрынлап арта, бу хәл котылгысыз. Бу, беренчедән, нефть чыгару кимү аркасында нефть предприятиеләрендә кыскартулар белән бәйле. Икенче сәбәп – илдәге имин булмаган эпидемиологик хәл, – дип сөйләде безгә Баулы шәһәре халык мәшгульлеге үзәге директоры Рима Солтанова. – 20 июльгә булган мәгълүматка караганда, бездә 615 кеше исәптә тора, 551е эшсез дип табылды, алар пособие ала.

Рима Солтанова сүзләренә караганда, гадәттә, мәшгульлек үзәгендә ел саен уртача 150 кеше исәптә торган. Иң күп дигәндә 200 булган. Ә быелгы кебек эшсезләр саны – беренче тапкыр.

– 551 эшсезнең 383е – шәһәрдә, 168е авылларда яши, – ди Рима Солтанова. – Эшсез хатын-кызлар – 311, ир-атлар – 240, пенсия алды яшендәге гражданнар – 55, инвалидлар – 24, 16-29 яшьлекләр – 203 кеше. Югары һәм урта-махсус уку йортларын тәмамлап, эш таба алмаучылар да исәпкә куела. Мәсәлән, хәзерге вакытта агымдагы елда уку йортларын тәмамлаган 27 кеше исәпкә басты.

Кызганычка каршы, пособие алыр өчен генә исәпкә басучылар бар, алар эшкә урнашырга теләми. Андыйлар, халык мәшгульлеге үзәге директоры сүзләренчә, барлык эшсезләрнең 50 процентка якыны.

– Иң беренче чиратта, без эшкә урнашырга тәкъдим итәбез. Шуның өчен эшлибез бит, – ди Рима Солтанова. – Безгә мөрәҗәгать иткән кешенең квалификациясенә һәм белеменә туры килә торган вакансия булса, эш тәкъдим итәбез. Кеше без тәкъдим иткән эштән берничә тапкыр баш тартса, аны исәптән алабыз. Моны белеп тору зарур.

Эштә кыскартылуга эләгеп, мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы кешегә бер ел дәвамында ай саен 12130 сум пособие түләнә. Мәсәлән, Рима Солтанова әйткәнчә, өч ай эчендә барлыгы 11 миллион сум пособие түләнгән. Балигъ булмаган балалары булган эшсезләр (андыйлар безнең районда – 95) өч мең сум күләмендә өстәмә дә ала. Өч ай эчендә аларга барлыгы 569 мең сум түләнгән.

Рима Солтанова билгеләп үткәнчә, Баулы районында вакансияләр алай күп түгел, бүгенге көндә – нибары 87. Хезмәт базарында ветеринария табиблары, зоотехниклар, агрономнар, медицина хезмәткәрләре, машина йөртүчеләр һәм эшче һөнәрләр вәкилләре (слесарь, токарь, тракторчы, станоклар көйләүче) аеруча кирәк.

– 1 апрельдән 20 июньгә кадәр 111 кешене эшкә урнаштырдык. Аларның 26сы – даими эшкә, 85е вакытлыча эшкә керде, – ди Рима Солтанова.

Мәшгульлек үзәгендә эшсез кешеләрне укыту да каралган. Мәсәлән, быел гына да 100гә якын кеше башка һөнәргә укыган. Алар, нигездә, чәчтараш, маникюр остасы, тегүче курсларында белем алган. Бүгенге көндә алар – аеруча популяр һөнәр ияләре. Шуны ассызыклау мөһим: мәшгульлек үзәге ярдәме белән, кыен тормыш хәлендә калып, эшсез буларак исәпкә алынган кешеләр генә кабаттан укый ала.

Безнең районда “соры хезмәт базары” белән көрәш бара. Моның өчен, административ комиссия төзелгән, ул рәсми рәвештә эшләмәүче кешеләрне, ягъни керемнәрен яшерүче һәм салым түләмәүче кешеләрне ачыклый. Бүгенге көндә шундый 130 кеше исәпләнә. Алар – бер елдан артык рәсми рәвештә эшкә кермәүчеләр, икенче төрле аларны озак вакыт эшсез булучылар, дип атыйлар. Рима Солтанова сүзләренә караганда, андыйлар шактый күп.

– “Соры хезмәт базары”нда мәшгуль булучыларны ачыклау буенча үзебезнең эш системабыз бар. Андыйлар ачыкланса, исемлекне полициягә һәм прокуратурага бирәбез. Ай саен административ комиссиягә дә исемлек тапшырабыз. Аннары алар белән эш башлана, аларга “соры хезмәт базары”ннан чыгарга тәкъдим итәләр, – дип сөйләде Рима Солтанова.

Тагын шуны әйтү урынлы булыр: мәшгульлек үзәге белгечләре дистанцион рәвештә “Работа в России” порталы аша да эшләүләрен дәвам итә. Көн саен аларга 5-20 гариза керә.

– Гаризалар саны кимеми, арта гына, – ди Рима Солтанова. – 1 апрельдән 20 июньгә кадәр генә дә безгә 621 гариза керде. Алга таба хезмәт базарында хәлләрнең ничек булачагын әйтү кыен.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев