Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясадылар

Росреестрның Татарстан идарәсендә узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды. Киңәйтелгән утырышта республика президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Росреестрның Татарстан идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров ведомство оешканнан бирле 10 ел эчендә ирешкән уңышлар турында сөйләде. Мәсәлән, ун ел эчендә Татарстан Росреестры тарафыннан 9,5 миллионга якын исәпкә алу-теркәү гамәлләре башкарылган.

Азат Җаббаров докладында билгеләп үткәнчә, идарәнең төп бурычларының берсе булып электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре күләмен арттыру эше тора. Узган ел белән чагыштырганда, электрон рәвештә күрсәтелә торган хезмәтләр күләме ике тапкыр күбрәккә арткан. 2019 елда электрон рәвештә 200 мең тирәсе гариза кергән.

Азат Җаббаров сүзләренә караганда, дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашырганда җитди алга китеш булган. Соңгы ике ел дәвамында идарә Росреестр территориаль органнарының дәүләт җир күзәтчелеге буенча рейтингында беренче урынны алып тора. Моңа, беренче чиратта, хәзерге вакытта югары төгәллекле спутник геодезик җиһазларны куллану ярдәмендә ирешелгән. Бу исә җир закончалыгы өлкәсендәге хокук бозуларны ачыклауга гына түгел, ә хокук бозуларны кисәтүгә дә йогынты ясый.

2019 елда 10 меңнән артык тикшерү чарасы үткәрелгән. Тәртип бозуларны ачыклау күрсәткече 98 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта җир закончалыгын бозуларга юл куймау күрсәткече 97 проценттан артык тәшкил иткән. 14 миллион сумга якын штраф санкцияләре салынган.

Татарстан Росреестры җитәкчесе кадастр инженерлары эшчәнлегенә аерым тукталды. Кадастр инженерлары белән үзара хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирелә, чөнки аларның эшчәнлек нәтиҗәләре дәүләт хезмәтләре сыйфатына йогынты ясый. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов шикле җир участокларын рәсмиләштерү юнәлешендә законсыз эшчәнлек алып барган намуссыз кадастр инженерларына тулы җаваплылык булырга тиешлеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев