Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Электрон” карарлар – уңайлы

Татарстан дәүләт хезмәтләре порталыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турындагы карарларны электрон рәвештә алу мөмкинлегеннән 51 меңнән артык транспорт хуҗасы файдаланган.

Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, автомат режимда махсус техник чаралар белән эшләүчеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән штрафлар турында мәгълүмат алуның иң оператив ысулларының берсе – Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетында административ җаваплылыкка тарту турында карарларның күчермәләрен алу.

Порталдагы яңа сервиска автомобиль хуҗалары 2019 елның августыннан керә башладылар. Ә хезмәтне рәсмиләштерү өчен ике минут вакыт җитә.

“Электрон” карарлар алу сервисы – бушлай. Транспорт чаралары хуҗаларына түбәндәге уңайлыклар каралган:

– шәхси вакытка экономия, шулай ук карар күчермәләрен алыр өчен почта бүлекчәсенә бару кирәкми;

– вазыйфаи затның электрон квалификацияле имзасы белән имзаланган карар, кабул ителгән көнне үк шәхси кабинетка җибәрелә;

– юл хәрәкәтен бозу турында тулы мәгълүмат алу мөмкинлеге;

– ташламалы чорда штраф түләү мөмкинлеге. Административ хокук бозулар турында кодексның 32.2 маддәсендәге 1.3 өлеше нигезендә салынган административ штраф, аны салу турында карар чыгарылган көннән башлап 20 көн эчендә башкарылса, суммасының яртысы күләмендә түләргә мөмкин.

Электрон рәвештә Татарстан территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик фото һәм видеофиксацияләү комплексларыннан алынган мәгълүматлар нигезендә чыгарылган штрафлар турында карарларны гына алырга мөмкин. 2020 елның 1 маена республикада 51947 транспорт чарасы милекчесе “электрон” карарлар алу мөмкинлегеннән файдалана.

Тулы инструкцияне Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында “ЮХИДИ хезмәтләре” бүлегендә яки сылтама буенча күчеп алырга һәм язылырга мөмкин: www.uslugi.tatarstan.ru/gibdd яки QR коды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев