Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Экспертлар Россиянең 2019 ел уңышына фаразларын уртаклашты

Белгечләр сүзләренә караганда, мөмкин булган уңыш күләме кимүгә карамастан, вазгыять оптимистик күренә.

Экспертлар 2019 елда уңыш буенча фаразларны киметте, әмма бу вазгыять тулаем алганда оптимистик булып кала, дип хәбәр итә «Российская газета».

Россия ашлык берлеге президенты Аркадий Злочевский сүзләренә караганда, бөртекле культуралар уңышы 128 млн тоннага якын булачак. Җыелган бодай күләме планлаштырылган 82 млн тонна урынына 78 млн тоннага кадәр тәшкил итәчәк. Моңа илнең берничә төбәгендә булган корылык йогынты ясады. Әмма быел бодайның сыйфаты узган елдагыдан югарырак булачак, дип ассызыклый белгеч.

Көнбагыш, соя һәм рапс өчен яхшы һава торышы тора дип билгеләп үтелә. Ә чәчү мәйданнарын арттыру нәтиҗәсендә уңыш узган ел дәрәҗәсендә булачак, гәрчә быел уртача уңыш күләме түбәнрәк булса да. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/22/190169/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ