Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Экспертлар COVID-19 йоктыручылар саны гыйнварга кимер дип фаразлый

Гадәттә йогышлы авырулар дулкын булып бара. Коронавирус дулкыны якынча дүрт-алты атнага сузыла. Әгәр ул октябрь ахыры-ноябрьдә башланса, салкыннар башлану һәм социаль контактлар сирәгәю сәбәпле, без аның нәкъ менә яңа ел бәйрәмнәренә кимүен күрәчәкбез, ди алар.

Экспертлар Россиядә COVID-19 йоктыру очракларының 2022 елның гыйнвар азагына кимүен көтә.

«Мондый фаразны ковидның көчәю периодларының уртача дәвамлылыгыннан чыгып ясарга була», — дип белдерде «ДНКОМ» молекуляр-генетик тикшеренүләр фәнни үзәгенең оештыручысы һәм генераль директоры Андрей Исаев. Бу хакта ТАСС яза.

«Без дулкынның кайчан башланасын алдан әйтә алмыйбыз, ләкин аның төгәлләнүен кайчан көтәсен әйтә алабыз. Гадәттә йогышлы авырулар дулкын булып бара. Коронавирус дулкыны якынча дүрт-алты атнага сузыла. Әгәр ул октябрь ахыры-ноябрьдә башланса, салкыннар башлану һәм социаль контактларның сирәгәюе сәбәпле, без аның нәкъ менә яңа ел бәйрәмнәренә кимүен күрәчәкбез. Гыйнвар бәйрәмнәрендә госпитализацияләү динамикасы булырга мөмкин, ә гыйнвар ахырына барыбер дә кимү күзәтеләчәк», — диде ул.

Исаев сүзләренчә, Россия Федерациясе буенча авыручылар санының җитди артуы күзәтелә. «Регионнарда өченче дулкын дүртенчегә күчә», — дип аңлатты белгеч.

Фото:  pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/19-09-2021/ekspertlar-covid-19-yoktyruchylar-sany-gyynvarga-kimer-dip-farazlyy-5838307

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев