Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Дуңгыз гриппы” кешегә куркыныч тудыра

Россиянең 55 төбәгендә дуңгыз гриппы йоктыру очраклары теркәлгән. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Баулы районы территориаль бүлеге белгеч-эксперты Айгөл Сабитова “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә бу вирус хакында сөйләде.

– Дуңгыз гриппы – гриппның көчле һәм төрле авыруларга китерә торган бер төре. Ул йорт дуңгызларында таралган. Шулай ук ул кешеләргә һәм кош-кортка да йогарга мөмкин, – ди Айгөл Сабитова.

Эксперт сүзләренә караганда, бу вирусның билгеләре сезонлы гриппныкы белән охшаш: температура күтәрелү, ютәл, мускуллар авырту, баш авырту, хәлсезлек. Тик ул тиз арада өзлегүләргә китерүе белән башка төрләрдән аерылып тора. Кеше авырый башлау белән берничә сәгать узуга, өзлегүләр килеп чыгарга мөмкин. Грипп балаларга, өлкәннәргә, хроник авырулы кешеләргә аеруча куркыныч тудыра. Өзлегү килеп чыккан очракта, кеше организмының бөтен мөһим сиситемаларына зыян килүе бар – үзәк нерв, сулыш алу, йөрәк-кан тамырлары системаларына.

Дуңгыз гриппы кешедән кешегә ютәлләгәндә, төчкергәндә һәм көнкүрештә аралашу юлы белән йогарга мөмкин. Мәсәлән, кеше грипп вирусы эләккән предметларга кагылып, кулын юмыйча, авызына яки борынына кагылса, йоктыру ихтималы зур була. Төрле өслекләрдә вирус 2 сәгать яши.

– Хайваннардан кешегә бу вирус йогу бик таралмаган, һәм дөрес итеп әзерләнгән (термик эшкәртү узган) дуңгыз ите куркыныч тудырмый, – ди Айгөл Сабитова.

Аның сүзләренә караганда, алда телгә алынган авыру билгеләре булган очракта, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, үз белдегең белән дәвалану яхшыга илтми. Ә вирус йокмасын өчен, битлек кулланырга, кулларны еш юарга, спиртлы чаралар белән эшкәртергә, кеше аеруча күп була торган урыннарга бармаска киңәш ителә.

– Шул ук вакытта вакытында вакцинация узарга кирәк. “Дуңгыз” гриппына каршы махсус вакцина булмаса да, хәзерге вакытта гриппка каршы кулланыла торганын ясату зарур, – Айгөл Сабитова.

Роспотребнадзор белгече мәгълүматына караганда, хәзерге вакытта Баулы үзәк хастаханәсендә гриппка каршы вакцина бар.

Безнең районда грипп, шул исәптән “дуңгыз” гриппы диагнозы куелган кеше юк.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев