Декреттан машина таныклыгы белән
“Демография” илкүләм проектының “Хатын кызларның мәшгульлегенә булышу” федераль проекты кысаларында 12 яшь әни махсус курслар тәмамлап, автомобиль йөртүче таныклыгы алды.
Шушы көннәрдә өч яшькә кадәрге балаларын тәрбияләү буенча декрет ялында булган хатын-кызлар, мәшгульлек үзәге аша яңа һөнәр үзләштерделәр.
Уку дүрт ай дәвам итте. Теоретик һәм практик белемнәр алган ханымнар башта Баулыда имтихан бирделәр, аннары Бөгелмәгә барып сынауны үттеләр.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев