Дәүләт автоинспекциясе акция уздыра
Ведомство юл хәрәкәте иминлеге буенча чаралар үтә.
Каршы як полосага чыгу белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатыннан, аварияләр нәтиҗәләрен киметү өчен, 18-27 ноябрьдә Баулы районы территориясендә “Каршы як полоса” дип исемләнгән оператив-профилактик чара үткәрелә. Шул ук чорда “Легаль булмаган йөртүче” дип исемләнгән чара да оештырыла. Полиция хезмәткәрләре сигездән азрак утыру урыны булган транспорт чараларында һәм автобусларда пассажирлар йөртүне контрольдә тотуны көчәйтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев