Covid-19ны ачыклауның гадәти булмаган ысулы аталды
Глюкометрның вирусны ачыклау төгәллеге 100% тәшкил итә.
100 процент төгәллек белән коронавирусны ачыклауда гади глюкометр ярдәм итәчәк.
Мәгълүматлар буенча, тикшеренү вакытында прибор бер сәгать эчендә кеше селәгәендәге инфекцияне ачыклый алган, шулай ук зарарланган үрнәкләрне башкаларыннан уңышлы гына аерган.
Коронавирус булуга үзенчәлекле тест узу мамык таякчыгы яки башка шундый җайланмалар ярдәмендә селәгәй пробасы алудан гыйбарәт.
Фото: pixabay.com
Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/19-10-2020/covid-19ny-achyklauny-gad-ti-bulmagan-ysuly-ataldy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев