Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чүп-чарны цивилизацияле юл белән чыгарабыз

Каты көнкүреш калдыклары җыю буенча төбәк операторы подрядчысы “Мехуборка-Кама” предприятиесе бер ел эчендә Баулы районындагы 34 торак пункттан 61 мең кубометр каты көнкүреш калдыгы чыгарган.

Предприятие җитәкчесе Илдар Әсәдуллин мәгълүматы буенча, каты көнкүреш калдыклары, Воткин, Дубовка, Богатый Ключ, Якты Елга һәм Галкино кече торак пунктларыннан тыш, барлык авыллардан да җыела. Агымдагы елның җәендә Галкинода да чүп җыя башлау планлаштырыла.

Шәхси секторда чүпне чиләкләп җыю оештырылган, ә күпфатирлы йортлар өчен 60 контейнер мәйданчыгы бар, аларга 140 контейнер куелган.

503 юридик зат белән дә каты көнкүреш калдыгы җыю турында килешү төзелгән.

Фото: И.Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев