Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чәчәк түтәлләрен кышка әзерлик

Күпьеллык чәчәкләрне кышка әзерләү өчен иң әйбәт вакыт.

Октябрь ае – бакчада үскән күпьеллык чәчәкләрне кышка әзерләү өчен иң әйбәт вакыт. Гладиолус суганының кабыгы ачык коңгырт төскә керсә һәм бер-бесеннән җиңел куба башласа, аларны җирдән казып алырга вакыт җиткән була. Беренче кыраулар георгин чәчкәсенең яфракларын өшеткәч тә, аның бүлбеләрен сәнәк белән казып алырга кирәк. Сабагын 15 сантиметр калдырып кискәч, бүлбеләрне туфрактан чистартып, сорты язылган этикетка беркетеп куегыз. Киләсе язга утыртыр өчен урын сайлаганда, георгинның төсен, биеклеген, формасын белеп торсаң, бик уңайлы. Бүлбеләрне киптерер өчен берничә көнгә гәзиткә тезеп куегыз. Соңыннан ком тутырылган тартмаларга салып, базга төшерсәгез дә була. Гладиолус, георгин кебек чәчкә бүлбеләрен әледән-әле тикшереп торырга киңәш ителә. Чери башлаганнарын шунда ук алып ташлагыз.

Хризантема, лилия, пион чәчкәләрен кыска гына кисеп, төпләренә туфрак яки тирес өеп куегыз. Көннәр ныклап салкынайткач, аларны яхшылап күмәргә дә була.

Октябрь башы тюльпаннар утырту өчен дә иң уңайлы вакыт. Аның суганын сыек төстәге марганцовкалы суда 20 минут чамасы тотып, үзеннән өч тапкыр тирәнгәрәк утыртыгыз. Тюльпаннар алдан әзерләп куйган комлы, тиресле җирдә үссә, яхшы итеп чәчкә ата. Кыш әйбәт чыксын өчен, тюльпаннарның өстен җиңелчә генә каплап куегыз.

Чәчәк түтәлләрен дә көздән тирес, көл кертеп, яхшылап казып калдырырга онытмагыз.

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев