Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәм табынына - тәбикмәк

Манный ярмасыннан гына (онсыз) әзерләнүче, бик тәмле, туклыклы тәбикмәк.

Кунаклар һәм хәтта манный боткасын яратмаучы балалар да аны бик яратып ашый. Күбрәк тоелса, продуктларны ярты күләмдә генә алырга кирәк.
1 аш кашыгы чүпрәгә 1 чәй кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы он, 0,5 чынаяк җылы су салып бутап кабартырга куярга.
Ул арада 1 кг манный ярмасына 700-800 мл җылы сөт, 0,5-1 чәй кашыгы тоз салып, ипи камыры кебек катырак итеп камыр басарга.
Чүпрә әзер булгач, аны да камырга кушып, яхшылап бутап, җылы урынга куярга кирәк. Камыр 40-45 минутта кабарып менә.
Кайнап торган 1 литр сөт салып тиз генә болгатырга һәм алдан күпертелгән 7-8 йомырка кушып тугларга.
Янә 1,5 сәгатькә кабарырга куярга. Аннан инде тәбикмәкне көнбагыш маенда пешерә башларга да була.

Чыганагы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев