Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәм белән, кадерле якташлар!

2014 ел тәмамланырга санаулы сәгатьләр калып бара. Ул Баулы муниципаль районы һәм тулаем ил өчен мөһим вакыйгаларга бай булды.

Бу елда безнең районда 20 программа тормышка ашырылды. Киләсе елда безне инде расланган тагын 20 максатчан программа буенча эш көтә. Алар, беренче чиратта, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәләрен, инфраструктураны үстерүгә, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга бакчаларда урыннар булдыруга, торак-коммуналь шартларны яхшыртуга юнәлдерелгән.
2015 ел безнең алда яңа максатлар куя. Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү билгесе астында үтәчәк. Кадерле дуслар, сугыш һәм тыл ветераннарына карата мөмкин кадәр игътибарлырак һәм кайгыр­тучан булыйк. Август аенда без Баулы районы оешуга 85 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Аның үсешенә зур өлеш керткән барлык якташларыма рәхмәтемне белдерәсем килә.
2015 елның тагын бер мөһим вакыйгасы Баулы нефтенең 70 еллыгын каршылауга әзерлек булачак. Без нефтьчеләребез династияләренең фидакарь хезмәте белән лаеклы горурланабыз.
Хөрмәтле баулылар, ихлас йөрәктән киләсе Яңа ел иң олы өметләрегезне аклавын, шатлык, бәхет бүләк итүен телим. Сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге юлдаш булсын сезгә!
Рамил Гатиятуллин,
Баулы муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев