Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Былтыр Татарстанда котыру чире 2019 елга караганда күбрәк булган

2020 елда республикада 37 котыру очрагы теркәлгән.

Узган 2020 елда Татарстанда котыру чире, 2019 ел белән чагыштырганда, күбрәк булган.

«Котыру авыруының былтыр 37 очрагы билгеле. Алдагы елга караганда, 13кә күбрәк», — диде бу минутларда бара торган коллегия утырышында ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов.

Ул, 2015 ел белән чагыштырганда, авыру 9 тапкыр кимегәнен искәртте. «Әлбәттә бу безгә тынычланырга ирек бирми. Котыруга каршы көрәшне дәвам итәбез», — дип белдерде. 

Фото:  pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/22-01-2021/byltyr-tatarstanda-kotyru-chire-2019-elga-karaganda-k-br-k-bulgan-5800794

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев