Быел машина йөртүчеләрне нинди яңалыклар көтә?
2024 елда машина йөртү таныклыкларын алуның яңа кагыйдәләре үз көченә керә, шулай ук юлларда юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны фотога төшерү системаларын урнаштыруга кагылышлы үзгәртелгән таләпләр гамәлгә ашырыла башлый.
Быелның 1 апреленнән "Юл хәрәкәте иминлеге турында"гы канунга төзәтмәләр керә, аның нигезендә машина йөртү таныклыкларын алу кагыйдәләре үзгәрә. Төп үзгәрешләр D “автобус” категориясенә кагыла. Хәзер мондый праваны алу өчен законнар тарафыннан бернинди өстәмә шартлар да билгеләнмәгән. Бердәнбер искәрмә – автобус йөртүче 21 яшьтән дә яшьрәк булмаска тиеш.
1 апрельдән яңа таләп кертелә: аның машина йөртү стажы – B (җиңел автомобильләр) яки C (йөк автомобильләре) категориясе – кимендә бер ел булырга тиеш. Моннан тыш, В һәм СЕ категорияләренең машина йөртү таныклыгы (тагылмалы йөк машиналары) ияләре, җиңел автомобиль белән идарә итү стажы кимендә бер ел тәшкил иткән очракта, автомат рәвештә BE категориясен (прицеплы җиңел автомобильләр) ача ала.
Тагын бер үзгәреш башка илләрдә бирелгән машина йөртү таныклыкларына кагыла. Россия гражданлыгын алганнан соң, аны бер ел дәвамында кулланып була, аннары Россия үрнәгендәге права алырга туры киләчәк. Шул ук вакытта машина йөртүченең М (мопед), А, А1 (мотоцикллар), шулай ук B һәм B1 кебек "чит ил" категорияләре булса, аңа юл йөрү кагыйдәләрен белү өчен теоретик имтихан гына бирергә кирәк була. Ә менә "йөк машиналары" һәм "автобус" категорияле права алу өчен машина йөртүчегә яңадан автомәктәптә белем алырга һәм эчке имтихан бирергә туры киләчәк. Шуннан соң гына, белем бирү учреждениесендә әзерлек курсын үтүне раслаучы документ алгач, ул Дәүләт автоинспекциясенең имтиханнар тапшыру бүлекчәсенә мөрәҗәгать итә ала.
2024 елның 1 сентябреннән фотовидеофиксация комплексларын урнаштыруга бердәм таләпләр куелган законнарга төзәтмәләр үз көченә керә. Аерым алганда, аларны трассаларның авария куркынычы булган өлешендә, юл эшләре үткәрелә торган участокларда, җәмәгать транспорты өчен бүлеп бирелгән полосаларда, шулай ук җәяүлеләр өчен чыгу юлларында һәм юл чатларында урнаштыру рөхсәт ителә.
Шул ук вакытта торак пунктлардан тыш мондый комплекслар камералар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне кисәтә торган билгедән 150-300 метрга якын урнаштырыла алмый. Шәһәр, авыл яисә башка торак пункт чикләрендә әлеге системаларны тиешле күрсәткечләрдән 100 метрдан да якынрак урнаштыру рөхсәт ителә.
Аларның "дислокация урыны" Дәүләт автоинспекциясе, автомобиль юллары хуҗасы һәм төбәк яки муниципаль хакимиятләр белән килешенгән булырга тиеш. Әгәр камера кую кагыйдәләре бозылса, штрафны гамәлдән чыгарырга мөмкин булачак. Өстәвенә, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре моны штрафка тартылган машина йөртүчедән гаризаны яки прокурорларның тыкшынуын көтмичә эшли алачак.
Хәзерге вакытта парламент, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар каравында берничә закон проекты һәм "автомобиль" кануннарына төзәтмәләр бар. Мәсәлән, Транспорт министрлыгы тарафыннан юл йөрү кагыйдәләренә уртача тизлекне арттырган өчен штрафлар кертүгә кагылышлы үзгәрешләр әзерләнгән инде.
Чыганак
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев