Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөтенроссия халык санын алу анкетасын унбер телдә тутырырга мөмкин

Алар - рус, татар, корея, кытай, инглиз, башкорт, бурят, тува, чуваш, якут, үзбәк телләре.

Бөтенроссия халык санын алу анкетасын рус теленнән тыш тагын 10 телдә тутырырга мөмкин булачак. Алар - корея, кытай, инглиз, башкорт, бурят, татар, тува, чуваш, якут, үзбәк телләре. Бу хакта журналистларга Ростат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов сөйләде, дип яза «Российская газета».

Мондый мөмкинлек россиялеләргә илебезнең күпмилләтле булуы белән генә бирелми. Эш шунда ки, ватандашлардан тыш, Россия территориясендә вакытлыча яшәүче чит ил кешеләре дә бар. Алар да исәпкә алуда катнашуны сораячаклар.

Бөтенроссия халык санын алуда катнашучыларга барлыгы 3 төрле исәпкә алу кәгазе тәкъдим ителәчәк. Ил территориясендә даими яки унике айдан артык яшәүчеләргә Л хәрефе язылган бланк, шулай ук торак шартлары турында П хәрефе белән билгеләнгән бланк тутырырга кирәк булачак. Ил территориясенә вакытлыча килгән чит ил кешеләре В хәрефле бланкны тутыра.

Моның өчен исәпкә алучыны көтәргә яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта анкетаны табып, үз мәгълүматларыңны үзең язарга мөмкин булачак.

Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Олег Качанов сүзләренә караганда, дәүләт хезмәтләре порталында «тутыру алдыннан» функциясе эшләячәк, ягъни мәгълүматның бер өлешен кулдан язарга кирәкми, аны система автомат рәвештә профильдән тәкъдим итәчәк.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башлана һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Әмма дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазен 8 ноябрьгә кадәр тутырырга мөмкин булачак.

Халык санын алу нәтиҗәләре буенча алдагы унъеллыкларга дәүләтнең социаль-демографик сәясәте планлаштырыла. 

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/13-10-2021/b-tenrossiya-halyk-sanyn-alu-anketasyn-unber-teld-tutyryrga-m-mkin-5841003

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев