Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәрәңге сабагын яндыручылар штраф түләргә мөмкин

Көз җитүгә, шәһәр һәм авылларны төтен баса, суларлык булмый башлый. Шәхси секторда яшәүчеләрнең күбесе бәрәңге сабагы, корыган яфрак яга. Нәтиҗәдә халык, агулы һаваны сулап, организмнарына зыян сала.

Соңгы елларда көнкүреш чүп-чарын ягу экологик бәлагә әверелде. Ул янганда һавага токсиннар, терекөмеш һәм кургаш кушылмасы, буягычлар һәм башка “файдалы” матдәләр бүленеп чыга, сөрем газы барлыкка килә. Бу исә кеше организмы өчен куркыныч тудыра. Әлеге газның молекулалары хәтта тире аша да үтеп керә, шуның нәтиҗәсендә күңел болгана, баш әйләнә, баш авырта – болар агулану билгеләре. Җитмәсә, сөрем газы организмда туплана. Көек исе дә зыянлы, тын алу системасы авырулары булган кешеләр, балалар өчен аеруча. Чөнки балаларның тын юллары кыска. Ут төрткән яфраклар арасында пластик та булса, зыян берничә тапкыр арта.

Чүп-чарга ут төртүчеләр моның зыянлы булуын һәм административ җаваплылык барлыгын аңлый. Шуңа да карамастан, көнкүреш калдыкларын ишегалдында, йортлар, балалар мәйданчыклары янында яндыручы “акыллыбашлар” да табыла. Нәтиҗәдә без иртән һәм кичен саф һава урынына агулы төтен суларга мәҗбүрбез.

Учак янында басып торып, яндыручы үзе дә агулы һава сулый.

Шунысын да белү мөһим, көнкүреш чүп-чарын ягарга яратучылар административ җаваплылыкка тартылырга һәм штраф түләргә мөмкин:

гражданнар – 1-2 мең сум,
вазифаи затлар – 10-30 мең сум,
юридик зат булмаган эшмәкәрләр – 30-50 мең сум,
юридик затлар – 100 мең-250 мең сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев