Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Битлек режимын үтәмәүчеләр арткан

Кайбер баулылар профилактика чараларына артык игътибар бирми. Ә тиздән Ураза бәйрәме. Районда коронавирус белән бәйле вәзгыять ничек?

Соңгы вакытта барлык хәбәрләр дә “коронавирус төсмере”нә ия була башлады. Чыннан да. тормышыбыз берникадәр үзгәреш кичерде, һәм район башлыгы Рамил Гатиятуллин уздыра торган киңәшмәләрдә гражданнар иминлеге темасы күтәрелми калмый. Шулай да, кайберәүләр профилактика чараларын үтәү таләпләреннән туйды, ахры. Мәсәлән, эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге хисабыннан күренгәнчә, узган атнада битлек режимын үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылган гражданнар саны алдагы атнага караганда күбрәк булган (119 һәм 97).

Шул ук вакытта райондагы хәлне исәпкә алганда, саклык чараларын күрү зарур. Баулы районы баш дәүләт санитария табибы Галина Алатырева хәбәр иткәнчә, 18 майга Баулыда яңа вирус белән авыручы бер кеше исәпләнә, инфекциягә шик булган тагын бер кеше бар. Инфекция йоктырган кеше хәзерге вакытта Әлмәт шәһәрендә дәвалана, аның белән аралашкан 12 кеше Баулыда өйләрендә үзизоляциядә. Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев сүзләренә караганда, шушы көннәрдә районда пневмония белән авыруның дүрт очрагы теркәлгән, пациентлар Әлмәткә җибәрелгән – анализлар нәтиҗәләре әлегә билгеле түгел.

Баулы районы спорт һәм туризмны үстерү бүлеге җитәкчесе Илдар Әхмәтҗанов күңелле хәбәр җиткерде: спортчылар ачык һавада тренировка башлап җибәрә ала. Стадионда 5-7 сәгатьләрдә һәм 19-21 сәгатьләрдә – шәһәрлеләр, башка вакытта спортчылар шөгыльләнү планлаштырыла. Спорт мәйданчыкларында дезинфекция үткәреләчәк.

Яшь ата-аналар өч яшькә кадәрге балаларга түләү мәсьәләсе буенча борчыла. Баулы районы пенсия фонды идарәсе начальнигы Станислав Тимофеев хәбәр иткәнчә, районда биш мең сум – 1520 кешегә, ә өч яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар өчен түләү 5240 кешегә биреләчәк. Әлеге уңайдан сораулар туган очракта, пенсия фонды идарәсенә шалтыратып, консультация алырга мөмкин.

Фото: http://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев