Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бишенче буын интернет технологияләре килгәч, “Китап” радиосын юлда да тыңлап булачак

Радионың башка матбугат чараларыннан өстенлеге – аны башка эш белән шөгыльләнгәндә дә тыңлап булуда. Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү буенча бөтенроссия үзәге мәгълүматлары да моны раслый: тыңлаучыларның 37 проценты радионы шәхси автомобилендә йөргән вакытта кабыза.

Юлда йөрүчеләр күп очракта радионы әлегә FM ешлыгында тыңлый. Интернет ярдәмендә радио тыңлау әлегә бөтен җирдә дә мөмкин түгел, чөнки торак пунктлардан читкә чыгу белән, элемтә сыйфаты начарлана.

Узган елны эшли башлаган “Китап” милли радиосын баулылар әлегә интернет ярдәмендә генә тыңлый ала. Ә Баулыга кадәр радио FM ешлыгында килеп җитү күздә тотыламы соң? Журналистлар өчен матбугат конференциясе вакытында “Баулы-информ” хәбәрчесе әлеге сорауны “Китап” радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязовка бирде.

Алмаз Миргаязов әйтүенчә, бишенче буын интернет технологияләре килгәч, “Китап” радиосын дөньяның барлык почмакларында да тыңларга мөмкин булачак. FM ешлыгын оештыру бик зур чыгымнар таләп итә. Киләчәктә кешеләрнең радиоалгычлар файдалануына ул скептик карашта. Үзебез теләгән радионы уч төбенә сыючы гаджет ярдәмендә тыңлаячакбыз, ди.

Сораштырулар нәтиҗәсендә, соңгы елларда басма китапларны халыкның ун процентыннан да азрак өлеше укуы ачыкланган. “Китап” радиосы җитәкчесе, аудиокитап киләчәктә басма китапны алыштырырга мөмкин, дигән фикердә. Сез бу фикер белән килешәсезме?

Реклама  +16

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев