Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безгә язалар. Минем беренче укытучым

Һәркем үзенең беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көнен, беренче дәресен, мәктәп бәйрәмнәрен, беренче чыгарылыш кичәсен хәтерли торгандыр, мөгаен. Һәм боларның барысы да беренче укытучы белән бәйле.

Беренче укытучым итеп минем юлыма гаҗәеп кешене насыйп иткәне өчен, язмышыма рәхмәтлемен. Ул – Светлана Николаевна Багижева.

Аның белән Баулы районы Новозареченск мәктәбендә беренче тапкыр танышуыбызга быел 25 ел тула. Башлангыч сыйныфларда белем алган дүрт ел сизелми дә узып китте. Бу еллар безнең күңелебезгә иң кызыклы һәм якты вакытлар булып кереп калды. Без үзебезне укучылар итеп тойдык, беренче бишлеләрне алдык, сыйныф коллективы буларак формалаштык.

Беренче укытучыбыз безнең күңелләрдә ярдәмчел, зирәк, бер үк вакытта гадел һәм таләпчән мөгаллим буларак кереп калды. Ул безне, үзенең балалары кебек, кайгыртып яшәде.

Светлана Николаевна безне каләм тотарга, дәфтәргә беренче таякларны сызарга, хәрефләр һәм саннар язарга өйрәтте. Беренче сүзләрне укырга, беренче мисалларны чишәргә аның белән өйрәндек. Тапкырлау таблицасын да бергәләп ятладык. Ул безгә күпме белем бирде!

Кадерле укытучыбыз укыткан һәр дәрес безнең өчен чын мәгънәсендә ачыш иде. Ул һәрвакыт безгә ышанды, һәрберебезнең күңеленә ачкыч таба белде.

Мәңгелек кыйммәтләр, яхшылык һәм яманлык турындагы күзаллауларны, дөнья һәм кешеләр, туган ватаныбыз, халкыбыз турындагы иң беренче мәгълүматны да безгә беренче мөгаллимебез бирде. Ул безне дөрес яшәргә, дөньяны танып-белергә, мәрхәмәтле һәм акыллы булырга, дуслык кадерен белергә өйрәтте. Һәм безнең уңышлы кешеләр булып үсүебезне теләде.

Светлана Николаевна һәрвакыт безнең белән уртак тел таба белде, безгә зирәклек, шәфкатьлелек, игелек, дуслык турында күп сөйли иде. Ул безгә чын дуслыкның нинди булырга тиешлеге турында еш сөйли иде, чөнки дустанә мөнәсәбәтләр кешенең һәр тормыш этабында мөһим урын алып тора.

Ул безне дус коллектив итеп туплауга иреште, без һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәргә омтыла идек. Безнең сыйныфның дус булуы мәктәптә узган төрле конкурсларда һәрвакыт җиңүгә ирешергә ярдәм итте. Сыйныфташлар белән барган поход һәм экскурсияләрне әле дә сагынып искә алам. Андый чакларда безнең кадерле укытучыбыз безгә бөтенләй башка яклап ачыла иде: кайгыртучан әниебез кебек була иде. Ул безне тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлый, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының без күреп бетермәгән матурлыкларын күрә белергә өйрәтә иде. Табигать кочагына чыккач, безгә дару үләннәре җыю серләрен төшендерә һәм туган төбәгебезнең үзенчәлекләре турында сөйли иде.

 

Һәм бүген, үзем дә әни кеше буларак, шуны әйтә алам: укытучы булып туарга кирәк. Аллага шөкер, мәктәп бусагасын атлап керүгә, мин талантлы педагог кулына эләктем.

 

Айгөл Гыймаева

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев