Безгә язалар
8 июньдә Социаль хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә. Социаль хезмәткәр – җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия булган, бик кирәкле һөнәр. Алар – берүзләре яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне, инвалидларны караучы, аларга төрле хезмәт күрсәтүче һөнәр ияләре. Газета укучыбыз, мәгариф отличнигы Зинфирә Абдрахманова шундый хезмәткәрләрнең берсе – “Шәфкатьлелек” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүче Эльвера Камалетдинова – турында бәян итә.
Без, сугыш чоры балалары да, 90 яшькә таба барабыз. Тормышның төрле вакытларын күрергә туры килде. Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллар хәтергә аеруча уелып калды. Хезмәт һәм тырышлык, намус белән үтелгән еллар бу. Ике бала үстереп, икешәр югары белем бирдек. Хәзерге көндә алар бездән еракта зур, җаваплы эшләр башкаралар, үз тормышларын көтәләр.
Ә без ни хәлдә дигән сорау туа? Ә шулай да яшәргә тырышабыз. Балаларыбыз ярдәм итә, билгеле. Ә иң әһәмиятлесе – хөкүмәтебез ярдәме. Пенсияләребез җитәрлек, социаль хезмәткәрнең ярдәме аеруча әһәмиятле, дип әйтәсем килә. Безгә менә инде 16 ел Эльвера Әнвәр кызы Камалетдинова хезмәт күрсәтә. Иптәше Фәнзил белән гаилә коруларына – 28 ел. Гаиләсендә ике бала: олы кызлары Гөлназ, КФУны тәмамлап, Казанда эшли. Икенче кызлары Алсу, техникум тәмамлап, эшли дә, читтән торып югары белем дә ала.
Эльвера безгә килеп йөри башлагач, безнең тормышыбызга ямь кереп киткәндәй булды. Безгә иң кирәкле булган ягымлы мөнәсәбәт, сабырлык, матур сүзләр безнең рухи байлыгыбызны арттыра. Ишектән керүгә, аның ачык йөз белән: “Исәнмесез, исән тордыгызмы, хәлләрегез ничек?” – дип чын күңелдән эндәшүе безнең кәефләрне күтәреп җибәрә. Эльвера буш кул белән килми. Үзе белән кирәкле ризыклар, дарулар да алып килә. Ул бик тәртипле, эшчән бала. Кирәк булса, аш-су хәстәрен күрә, тәрәзәләрне, идәнне юып чыга. Бер эштән дә куркып тормый.
Без, пенсионерлар, ветераннар, Эльверага бик рәхмәтлебез. Яшьләр арасында шундый кешелекле, тәрбияле кешеләрнең булуына шатланабыз. Алга таба да аңа исәнлек-саулык, сәламәтлек, тормышында уңышлар теләп калабыз.
Яшәү шатлыгы Сез безнең өчен,
Изгелегегез белән үрнәк Сез.
Авыр чакта Сезгә таянабыз,
Безнең өчен һәрчак терәк Сез.
Сөекле һәм бәхетле булыгыз, кадерле социаль хезмәткәребез!
Зинфирә Абдрахманова,
Баулы шәһәре
Фото: ЭЛЬВЕРА КАМАЛЕТДИНОВАның ШӘХСИ АРХИВЫ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев