Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче сыйныфка баручы сабыйларга портфельләр тапшырылды

Быел Баулы районы мәктәпләре бусагасын 430 бала беренче тапкыр атлап керәчәк. Аларның 100енә, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында, яңа уку елы алдыннан портфельләр бүләк ителде. Бу игелекле эш безнең районда 2007 елдан бирле тормышка ашырыла.

Мәктәп рюкзаклары аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, шулай ук ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган сабыйларга бирелә.

Традициягә кергәнчә, чара Баулының үзәк мәйданында тантаналы шартларда узды. Бирегә шәһәр мәктәпләреннән 55 бала чакырылды.

Шушы көннәрдә авыл мәктәпләренең беренче сыйныфына җынучы балаларга да портфельләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев