Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Беренче дулкын»: «Татмедиа»да коронавирус белән көрәшкә багышланган күргәзмә ачылды

Галереяда «Татар-информ» агентлыгы фотографларының эшләре тәкъдим ителгән.

«Татмедиа»да яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә багышланган «Беренче дулкын. Өметләр, куркулар, хис тойгылар» дигән күргәзмә ачылды. Галереяда «Татар-информ» агентлыгы фотографларының эшләре (барлыгы 28 фото) тәкъдим ителгән.

«Әле ярты ел гына узса да, пропусклар һәм чикләүләрне үз эченә алган беренче дулкын инде тарихта калды. Без әлеге күргәзмәне күчмә экспозиция итәргә ниятлибез. Шушы күргәзмә белән катлаулы чорда эшләгән һәркемгә рәхмәт белдерергә телибез», - диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Күргәзмәдә Михаил Захаров, Владимир Васильев, Салават Камалетдинов һәм Рамил Гали кебек фотографларның эшләре тәкъдим ителгән. Пандемия чорында алар урамнарны, кешеләрдән бушап калган шәһәрне фотога төшергән, шулай ук «алгы сызыктагы» табибларның көндәлек хезмәтен фотода чагылдыру өчен «кызыл» зонада булган.

«Әлеге күргәзмә башка экспозицияләрдән фотоларның „Татар-информ“ агентлыгындагы йолдызлы состав тарафыннан төшерелүе белән аерылып тора. Бу фотоларны төшергәндә мин алардан киләчәктә күргәзмә оештырырлар дип күз алдына да китермәдем. Күргәзмә лаеклы булып чыккан. Ул бик тә актуаль», - дип искәртте фотограф Рамил Гали.

Күргәзмәне ачу тантанасында шулай ук агентлыкның даими спикерлары - Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков та катнашты. Алар күргәзмәгә югары бәя бирде һәм катлаулы чорда ярдәм күрсәткән һәркемгә рәхмәт белдерде.

«Бик кызыклы һәм үзенчәлекле күргәзмә, чөнки элегрәк инфекцияләргә мондый игътибар юк иде. Әмма яңа коронавирус инфекциясе тормышыбызга шундый үзгәрешләр кертте. Булган барлык чикләүләргә дә карамастан тормышның туктап калмавы куандыра», - дип искәртте Авдонина.

Аың фикеренчә, фотоларда яңа чынбарлык күренешләре, антисептикларны даими рәвештә куллану, кулларны эшкәртү һәм битлекләр кию көндәлек тормышка кергән вакыт чагылыш тапкан.

«Бик тә кызыклы һәм креатив күргәзмә, фотоларда табибларның хезмәтен тәкъдим иткән өчен зур рәхмәт. Авторларга алга таба әлеге серияне дәвам итүләрен телисе килә», - диде Авдонина.

Шунысын да искәртик: әлеге фотокүргәзмәне оештыру инициативасы белән «Татмедиа» агентлыгы чыккан. Оештыручылар шул рәвешле пандемия белән көрәшкән барлык кешегә рәхмәт белдерү белән бергә, әлеге катлаулы чорда татарстанлыларның «өмет, курку, хис-тойгыларын» фотоларда чагылдырырга да теләгән.


Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/30-10-2020/berenche-dulkyn-tatmedia-da-koronavirus-bel-n-k-r-shk-bagyshlangan-k-rg-zm-achyldy-5782356

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев