Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер ир-атның үлекләгән кулын кисеп ташламас өчен, корсагына тегеп куеп торганнар

Табиблар пациентны Италия ысулы белән дәвалаган.

Мәскәүдә Виноградов исемендәге хастаханәдә табиблар пациентның кулын корсагына тегеп куеп торган. Ир-атның кулын ампутацияләмәс өчен, алар шундый ысул кулланган. Бу турыда «Москва» яңалыклар агентлыгы Мәскәүнең Сәламәтлек саклау департаментына сылтама белән хәбәр итте.

Ир-ат төзелештә эшләгәндә бәрелә, бу урын күгәреп килә, тик ир-ат аңа игътибар итеп тормый. Берничә көн узгач, ир-атның хәле китә, ул табибка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.

Хәле стабиль булмаган ир-атны табиблар реанимациягә сала, анда интоксикация башлана, ир-атның сул кулы зур итеп шешеп чыга. Хирурглар беренче операция вакытында кулның үлекләрен чистарта.

«Кулның мускуллары тулысынча диярлек ачык кала, кулны коткарып калу ихтималы бик аз иде. Ампутация ясамас өчен, табиблар бу кулны ир-атның корсагына тегеп куеп торган», — дип аңлатканнар ведомствода.

Әлеге процедура итальян ысулы яки итальян пластикасы дип атала. Бу вакытта корсакта тиренең бер өлеше, тире астындагы күзәнәкләр һәм корсак мускуллары сайлап алына һәм кулны шуларга беркетеп тегеп куялар.

Беренче операциядән соң ир-ат бер атна чамасы реанимациядә ята, интоксикацияне шулай дәвалыйлар. Аннары ир-атның кулын корсактан сүтеп алалар.

Хәзерге вакытта ир-атны өенә кайтарып җибәргәннәр инде, аны яралары төзәлеп беткән, диелә хәбәрдә.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/incident/26-01-2021/ber-ir-atny-lekl-g-n-kulyn-kisep-tashlamas-chen-korsagyna-tegep-kuep-torgannar-5801037

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев