Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белгечләргә сорау күп

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен, “Ак таяк” халыкара көне кысаларында, традицион түгәрәк өстәл оештырылды. Очрашу үзәк шәһәр китапханәсендә узды.

Белгечләргә, нигездә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерүгә һәм аларның хокукларын яклауга, начар күрүче кешеләрнең көндәлек проблемаларына кагылышлы сораулар бирелде. Шулай ук безнең районда “Уңайлы мохит” программасының тормышка ашырылуы турында да сүз барды.

– Безне парковкалар мәсьәләсе аеруча борчый, – диде Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Баулы районындагы җирле оешмасы рәисе Ольга Лыкова. – Безнең офис янында машина куярга парковкалар юк, инвалидлар, автомобильләрен еракта калдырып, офиска озаклап җәяү килергә мәҗбүр. Район үзәк хастаханәсе бинасы янында нәкь менә инвалидлар өчен парковка юк. Дөрес, дәваланырга килүчеләр өчен машина куя торган урын бар, тик ул бинага ерак. Шулай ук хастаханәдә лифтлар эшләми һәм аны чакыру өчен кнопка юк, безнең өчен бик уңайсыз бу. Инвалидлар өчен базар янында да бер генә парковка булса да ясасыннар иде.

Сукырлар җәмгыяте әгъзалары район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнар Вәлиевка җәмәгать транспорты (бишенче маршрут) белән бәйле үтенечләрен җиткерделәр. Алар өстәмә тукталышлар куюны үтенделәр, мәсәлән, “Берёзка” тернәкләндерү үзәге янына.

Киңәшмәдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне дарулар һәм тернәкләндерү чаралары, шифаханәләргә юллама белән тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр, шулай ук җәяүлеләр кичүләрен, пандусларны һәм тротуарларны начар күрүчеләр өчен дөрес итеп ясау проблемасы да күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев