Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белгечләр мәктәп укучыларына көненә биш тапкыр тукланырга киңәш итте

Ведомство белгечләре искәрткәнчә, нәрсә һәм күпме ашау гына түгел, туклану вакыты һәм ешлыгы да мөһим.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) белгечләре мәктәп укучыларына көненә биш тапкыр ашарга киңәш итә.

Ведомствога сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, туклану режимын үтәү — рациональ туклануда кирәкле шартларның берсе.

«Нәрсә һәм күпме ашау гына түгел, туклану вакыты һәм ешлыгы да мөһим. Мәктәп укучыларына 4-5 сәгать саен тәүлегенә биш тапкыр ашарга кирәк», — диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, иртәнге аш туклыклы булырга һәм кайнар ризыкларны да үз эченә алырга тиеш. Көндезге ашның өч яки дүрт ризыктан (шуларның берсе — аш) торуы зарур.

«Төштән соңгы җиңел аш вакытында җиләк-җимеш булса яхшы. Ул гадәттә җиңелчә була һәм сөт белән күмәчтән тора, аларны кайвакыт камыр ризыклары (коймак), шулай ук кондитер әйберләре белән дә алыштырырга мөмкин», — диелә хәбәрдә.

Роспотребнадзор белгечләре кичке ашта, ит һәм балык ризыкларын кертмичә, иртәнге аш вакытында бирелгән ризыкларны кулланырга киңәш итә.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/02-03-2021/belgechl-r-m-kt-p-ukuchylaryna-k-nen-bish-tapkyr-tuklanyrga-ki-sh-itte-5809996

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев