Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулының "Здравушка" клубы әгъзаларын җыр-биюләр белән котладылар

Шәһәрнең 1нче китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Анда "Здравушка" клубына йөрүчеләр катнашты.

"Здравушка" сәламәт яшәү рәвеше клубы шәһәрнең түбән өлешендә яшәүче хатын-кызларны берләштерә. Ул китапханә бинасында 2010 елдан бирле эшли. "Здравушка" сәламәт яшәү рәвеше клубы җитәкчесе Вәсилә Гафиятова клуб эше турында сөйләде.

"Без атнага ике тапкыр очрашабыз. Бәйрәмнәр, туган көннәр үткәрәбез, чәй табыннары оештырабыз, шулай ук физик культура белән шөгыльләнәбез. Пандемия чорында без күңелебез белән бу клубта булдык, туганнар кебек даими аралашып тордык», - дип уртаклашты Вәсилә Гафиятова.

Чара барышында музыкаль котлаулар яңгырады. Римма Яруллина, Нурия Вакилова, «Феерия» хореография студиясе һәм «Солнечный зайчик» вокаль ансамбле чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Шулай ук төрле конкурслар оештырылды, анда барлык кунаклар да актив катнашты.

"Синең исемең – хатын-кыз" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Ирина Гаврищук һәм Нәфисә Галимова шигырьләр сөйләделәр.

Шәһәрнең 1нче номерлы китапханәсе директоры Гүзәл Миргаязова клуб әгъзаларына актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм барысын да бәйрәм белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев