Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулының ветеринария оешмасы ветераны юбилеен билгеләп узды

Бүген Кызылъяр авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Гөлҗәннәт Вәри кызы Таҗетдинова зур бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Җылы, ямьле йортында ул иң кадерле кешеләре – балалары, оныклары белән туган көн бәйрәмен каршы алды. Иртәдән үк изге теләкләргә күмелгән әни, әбинең йөзеннән нур бөркелә. Менә кайда ул бәхет.

Гөлҗәннәт Таҗетдинова Башкортостанның Туймазы районы Муллино авылында дөньяга килә. Гаиләдә өч кыз үсәләр. Әтиләре Вәри Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдән үк фронтка китә. 1943 елда әтиләре яу кырыннан яраланып кайта. Яшьтәшләре кебек үк бар авырлыкны үз иңнәрендә татырга туры килә Гөлҗәннәт апага. Җиңү өчен бар көчләрен салып, җиң сызганып эшлиләр.

– Ирләр кебек эшләдек, – ди Гөлҗәннәт апа. – Ул вакытта безнең якларда кәбестә үстерәләр иде. Әни шул кәбестәне үстереп, тозлап базарага илтеп сата торган иде. Ачлыкка интекмәдек, эшләп үстек. Уфалла арбасы белән урманга утынга, печәнгә йөри идек.

1951 елда Гөлҗәннәт апа тормыш иптәше Мәгавине очратып, Кызылъяр авылына килен булып төшә.

– Бианам усал булса булсын, ирем эчми-тартмый, какмый-сукмый торган булсын дип теләдем, – ди Гөлҗәннәт апа. – Чынлап та бианам ике метрлы, бик усал кеше булып чыкты, килен булып аяк басуыма минем өстемә бар эшен йөкләде. Тик шулай да бик унган, булган, бар эшкә дә оста хатын иде. Ә мин орчык кебек кенә бер метр ярымлы килен. Тату яшәдек, ирем бик яхшы кеше булды, тырнак белән дә чиртмәде.

Гөлҗиһан апа ире Мәгави белән озак еллар ветлечебницада эшлиләр. Ире мал табибы булса, үзе 20 еллар санитарка булып хезмәт куялар.

– Әти белән әни эшләгән дәверләрендә гел өйгә кайнатырга дип шприцлар алып кайта торганнар иде, йорт тутырып ис чыга торган иде, – дип искә ала юбилярның кызы Рәшидә. – Ул вакытта маллар күп, анализлар белән пробиркалар да өйгә кайта иде, бергәләшеп гаилә белән шул пробиркаларга кәгазь ябыштырып утырган хәтердә.

Гөлҗәннәт апа белән Мәгави абый 56 ел бәхетле гомер кичерәләр, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.

– Безнең әни уңган кеше булды, әле 2015 елга кадәр свитерлар бәйли иде, - ди кызы Рәшидә. – Күпләп маллар, бакча үстерделәр. Әниебезнең бәйләгән йон оекбашларын әле дә сөенеп киябез.

Юбилярны котларга Баулы муниципаль район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина, районның ветеринария оешмасы җитәкчесе Илшат Гаязов та килгән иделәр. Алар Гөлҗәннәт апага Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев