Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулының Салих авылында Өлкәннәр көне узды

Бүген Салих авылында да өлкәннәр көнен бәйрәм иттеләр. Бәйрәм уңаеннан ак яулыклы күркәм әбиләр, апалар, түбәтәйле абыйлар, бабайлар мәдәният йортының тамашачылар залына җыелды.

Тышта салмак кына төрле төсле яфраклар яңгыры ява. Табигать тә өлкән кешеләр көненә бәйрәмчә киенгән. Көз муллык һәм уңыш вакыты. Безнең өлкәннәребезнең дә “уңышларын” җыяр, узган елларын барлар, гомер көзләренә якты өметләр белән  атлар вакытлары.

Кешегә бер җылы сүз җитә диләр, әйе, өлкән яшьтәге кешеләргә бигрәк тә. Алар назлы сүзгә, җылы карашка мохтаҗ кешеләр. Мәдәният йортының ишек төбеннән үк бәйрәмне оештыручылар – китапханә һәм мәдәнят йорты хезмәткәрләре килгән кунакларны җылы кочаклары, якты йөзләре белән каршы алдылар. Алар өчен бу көнне матур концерт программасы да оештырылды.

Әнисә апа Кадыйрова Салих авылына Яңа Чутедән килен булып төшә. Хәзер инде аңа 70 яшь.

– 50 ел инде Салих авылында яшим, бик яраттым авылны, үземне дә халык хөрмәт итә, аллага шөкер, – ди Әнисә апа. – Авылда халык бертуган кебек яши бит. Миңа төрле җирләрдә хезмәт куярга туры килде. Бүгенге көндә тормышыбыз белән канәгать, җитәкчеләргә рәхмәт, безне онытмыйлар. Бер яхшы сүз күңелне күтәрә, башка берни кирәк түгел. Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын, илләр тыныч булсын.

Бәйрәм уңаеннан “Исламгалиев” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Вахит Исламгалиев һәр өлкән кешегә бәйрәм бүләге – күчтәнәчләр тутырылган пакет әзерләткән, һәм өлкәннәр өчен бәйрәм табыны әзерләргә матди ярдәм иткән.

 

 

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ