Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулының мөмкинлекләре чикләнгән балалары Камал сәхнәсендә спектакль күрсәтә

Баулының "Ангелы благо" театр студиясенә йөрүче мөмкинлекләре чикле балалар 22 май көнне Камал театры сәхнәсендә "Хыялга юл" ( "Путь к мечте") спектаклен күрсәтәчәк.

"БлагоДарение” яшь буынга ярдәм итү һәм социаль башлангычларны гамәлгә ашыру хәйрия фонды директоры Рузилә Шәймәрданова сүзләре буенча, мәдәни программа мөмкинлекләре чикле балаларның культура дәрәҗәсен үстерү һәм иҗатларына ярдәм итү максатыннан оештырыла.

 21 май көнне балаларны хәйрия фонды президенты Фәрит Салихов һәм Камал театры артистлары белән очрашу көтә. Бүләк буларак алар профессиональ артистлар сәхнәләштерүендә "Кәҗә, сарык һәм башкалар" спектаклен тамаша кылачак.

22 май көнне 14.00 сәгатьтә балалар үзләре Камал сәхнәсендә "Хыялга юл" спектаклен күрсәтә. Төп тамашачы буларак, спектакльгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә. Шулай ук тамашаны төрле социаль һәм тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар карый алачак.

Спектакльдән соң балаларны эстрада йолдызлары һәм аларның балалары катнашындагы концерт көтә. 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X