Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулының газон үләнен коткарып булырмы?

Узган елны гына ямь-яшел булып, күзнең явын алып торган газон үләне быел Октябрь мәйданының кайбер җирләрендә көзне хәтерләтә. Сап-сары булып көйгән әлеге үлән мондый хәлгә ничек төшкән?

Күпләр Октябрь мәйданын төзеп куйдылар да оныттылар диләрдер, бәлки. Шул тирәдән узганда  газон үләненең берникадәр урыннарында саргаеп торуын күзәтергә була. Ни өчен сон ул шундый халәттә? Баулы халкы соравы буенча без шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәриповка мөрәҗәгать иттек.

– Моңа һава торышының бик эссе булуы да сәбәпче булгандыр, шуңа да газон үләне көйде, – ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәрипов. – Суны сиптереп торалар. Борчылырга кирәкми, ул үзе кире алынып китәчәк.

Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе Октярбь мәйданы өчен җаваплы. Алар әлеге сорауга газон үләне бик көйсез, ныгынып та бетмәгән шуңа да көн аралаш су сибүебезгә карамастан  нишләптер саргая диләр. Алга таба алынып китәр дип өметләнәләр.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев