Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулының биш баласы Лениногорск госпиталенә җибәрелгән

Элегрәк без коронавирус булу шиге белән күрше шәһәр хастаханәсенә салынган ике бала турында хәбәр иткән идек.

“Баулы-информ” редакциясенә Роспотребнадзорның җирле бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 30 ноябрьгә булган мәгълүматка караганда, пандемия башланганнан бирле, Баулы районында ковид белән авыруның 135 очрагы теркәлгән, шуларның өчесе соңгы атнада ачыкланган.

Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев сүзләренчә, соңгы көннәрдә балалар арасында салкын тидерү очраклары арткан. Бер атна эчендә 5 бала, коронавирус инфекциясе булу шиге белән, Лениногорск шәһәренең инфекция госпиталенә озатылган. Элегрәк без күрше шәһәргә дәваланырга салынган ике бала турында хәбәр иткән идек, әлеге балаларның ковид белән авыруы расланмады.

Районда пневмония белән авыручылар саны элеккечә югары кала бирә: ноябрь аенда бер атнада уртача 88-92 авыру теркәлеп барды.

Фото:  pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев