Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулының алдынгы савымчысы юбилеен уздырды

Бүген 1 октябрь – Өлкән яшьтәге кешеләр көнендә Хәнсевәр авылында гомер итүче Миңнеасия Бадыйкова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Уңганлыгы, булганлыгы белән авыл халкы алдында хөрмәт казанган, бар гомерен терлекчелеккә багышлаган мөләем йөзле Минеасия ханым юбилее белән котларга килгән һәркемне ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алды. Бүгенге көндә ул үз йортында яши. Еллар үтү белән адымнары салмакланса да, үз көнен үзе күреп, акрын гына гомер үрләренә атлый ул. Аяклары бераз борчыган ак әбине күршедә генә яшәгән килене Энҗе Газыймова карый.

Кечкенәдән авыр эш эшләп үскән Миңнеасия әби балачагын, үсмер елларын күз яшьләрсез генә сөйли алмады. Башта бозау, дуңгыз караган, соңыннан кул белән 25 сыер сауган. Терлекчелеккә ул гомеренең 41 елын багышлаган.

– Бик яшьли әтисез калдык. Апам бар иде, унбиш ел элек ул дөнья куйды, –ди Миңнеасия апа.– Икәүләшеп апам белән 1937 елдан фермада эшләдек. Бик бәләкәй идек, көч җитеп бетмәгәнлектән, чиләк тоткан килеш абынып та егыла идек. Ул вакытта юллар начар, утлар юк. Фермада сукыр лампа яктысында эшләдек. Шул кадәр авылыклар күрдек, әле дә ничек яшим әле, димен.

Тормышка чыгып, гаилә корырга да вакыты калмый Миңнеасия апаның.

Кышкы ачы бураннарда, көзге пычракларда иртәнге караңгыдан – сәгать икедән, өчтән эшкә киткән чакларын әле кичә генә булган кебек сөйли юбиляр.

Минеасия апаның тәрәзәсеннән кайчандыр үзе эшләгән терлек фермасы күренеп тора.

– Тәрәзәмнән шул фермага карыйм да, эшләгән елларым күз алдымнан үтә, беркайчан онытылырлык түгел, – ди Миңнеасия апа.– Нужаны күп күрдек, ачка интектек, аяктан чабата төшмәде, ул елларны онытып булмас. Укырга йөреп булмады, безне җәлләп укытучы үзе килә иде безгә.

Миңнеасия апаны юбилее һәм Өлкәннәр көне белән Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин котлады. Ул ил башлыгы Владимир Путинның котлау хатын, Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллинның котлау открыткасын, чәчәк бәйләме белән бергә җылы, изге теләкләрен теләде. Матур теләкләргә авыл җирлеге башлыгы Заһит Галләметдинов та кушылды. Ул да Миңнеасия апага изге теләкләрен теләп, истәлекле бүләк тапшырды.

– Хәзер оҗмахта яшибез, шундый матур, рәхәт чакларны күрергә насыйп итте Ходай, җитәкчеләр дә онытмыйлар, барысына да олы рәхмәтләремне белдерәм, – дип җавап сүзе әйтте юбиляр.

 Миңнеасия апаның күркәм юбилей бәйрәме якыннары әзерләгән тулы табын артында дәвам итте.

Айгөл Хөсәенова.


Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев