Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылыны яраткан шөгыле ял иттерә

Баулылы Илдар Хәлфетдинов буш вакытында, зур булмаган механик лазер станогы ярдәмендә, өч катламлы фанер тактадан төрле эшләнмәләр ясый.

Илдар Хәлфетдинов “Хезмәткә дан” хәбәрчесе белән әңгәмәдә әлеге кызыклы һәм гадәти булмаган шөгыль белән ничек мавыгып китүе турында сөйләде.

Чынлыкта, фанер тактаны лазер белән кисүне мавыгу гына дип атап булмыйдыр, мөгаен. Бу – югары технологик эшчәнлек, чөнки лазер резагы – компьютер белән идарә ителешле машина. Фанер такта махсус станокка куела һәм материалда, лазер нуры ярдәмендә яндырып, рәсем ясала.

Илдар агачны кисеп эшләнмәләр ясау белән 2018 елдан бирле мавыга.

Ул шәһәр предприятиеләренең берсендә сменалы эштә товар операторы булып эшли. Эше бик җаваплы, барысын да төгәл исәпкә алырга кирәк. Мондый һөнәр кешесе стресска каршы тора белергә һәм игътибарлы булырга тиеш. Тик эше нәкъ менә сменалы булу яраткан шөгыленә вакыт табарга мөмкинлек бирә.

Илдар гаиләдә кулланыла торган предметларны аеруча яратып ясый. Оста үзе дә, дуслары да ярата торган бер традиция яшәп килә: яңа елга гаиләдәге һәр кешегә атап, чыршы уенчыклары ясый. Гаиләнең яңа әгъзасына уенчык ясауларын үтенсәләр, ул бу эшне аеруча сөенеп башкара. Ачкыч һәм медаль элгечләр (өлкәннәр һәм балаларның спорт уңышларын истәлеккә калдыру өчен) уйлап табу һәм аларны ясау Илдарга аеруча ошый. Аның фикеренчә, өйдә һәр нәрсәнең үз урыны булырга тиеш.


Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев