Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылыларны апрельдә өстәмә ял көне көтә

Чәршәмбе, 10 апрельдә, мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр. Изге Рамазан ае һәм бер айлык ураза тәмамлана.

9 апрельдә эш көне гадәти график буенча бер сәгатькә кыскартыла.
Россиялеләрне киләсе озын ял көннәре май аенда көтә. Россия Хөкүмәте тарафыннан расланган җитештерү календаре буенча, 28 апрельдән 1 майга кадәр һәм 9 майдан 12 майга кадәр ял итә алачакбыз. 27 апрельдәге ял көне 29 апрельгә күчереләчәк. Шулай итеп, майның беренче бәйрәмнәре алдыннан алты көнлек эш атнасы булачак.
Моннан тыш, татарстанлыларны Җиңү көнендә (9-12 май), Россия Көне (12 июнь), Корбан бәйрәме (ял итү 16-17 июньгә күчерелә), Халыклар бердәмлеге көне (3-4 ноябрь) хөрмәтенә ял итү көтелә.
 

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев