Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылы туризм өлкәсендә үз бизнесын үстерүгә грант откан

Туризмны үстерүгә грантлар бирүгә Россия Федерациясе Хөкүмәте 1,2 млрд. сум бүлеп биргән.

2020 елда Россиянең барлык регионнары өчен туризмны үстерүгә грантлар бирелгән. Бу елның сентябренә кадәр конкурста катнашуга һәм туризм өлкәсендә үз бизнесыңны үстерүгә сизелерлек финанс ярдәм алырга мөмкин.

Безнең районда 1 миллион 300 мең сум күләмендә грант откан беренче кеше - Региональ авыл туризмы ассоциациясе рәисе урынбасары Зөлфия Латыйпова. Безнең районда туризмны үстерү өчен, ул эшмәкәрләр белән очрашу оештырып, үз бизнесын үстерүгә грант оту турында җентекләп сөйләде.

Конкурс шартлары нигезендә, грантлар алучылар үз проектларына үз акчаларын – соралган грант күләменең кимендә 30%ын кертергә тиеш. Калган финанс ярдәмен туризм буенча федераль агентлык бирергә әзер. Үз шәхси тәҗрибәсе турында сөйләгәндә, Зөлфия Латипова, грант алуга дәгъва кылган эшкуарларның хаталары турында да әйтеп узды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев