Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулылы Сәях Сәләхетдиновның фронт хатлары

Баулы районында туган Совет солдатының 76 ел чамасы элек фронттан язган хатларын үз күзләрем белән күрү, кулыма алып, аларның исләрен тою, алар белән танышу бәхетенә ирештем.

Әлеге бәяләп бетергесез хатларны миңа Баулыдагы 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Гүзәлия Фәхретдинова бирде. Әнисе аларны еллар буе кадерләп саклаган, кызганычка каршы, ул инде мәрхүм.

Хатлар 1942 елда язылган. Аларның өзекләрен ахырда тәкъдим итәрбез. Аларны укып, сез дә шул чор белән якыннанрак танышырсыз.

Хатларда сугыш хәрәкәтләре турында бернәрсә дә язылмаса да, алар солдатның гаиләсе өчен бик кадерле. Хатларны Гүзәлия Фәхретдинованың туган абыйсы – әнисенең абыйсы Сәях Сәләхетдин улы Сәләхетдинов язган. Ул 1923 елда Баулы районында туган. Сугышка кадәр тракторчы булып эшләгән. Тракторчылыкка ул Бөгелмәгә кадәр җәяү барып укыган. Гүзәлия Исмәгыйль кызы сүзләренә караганда, Сәях Сәләхетдинов 1941 елның августында үзе теләп сугышка киткән. Фронтка аны Ютазы станциясеннән алганнар. Гүзәлия Фәхретдинова боларның барысын да әнисе сөйләгәннәрдән хәтерли, ул гаиләсе турында еш сөйли торган булган.

Фронт хатларын укыганда, солдатларның көндәлек тормышы шаһиты буласың. Алар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә, күзләргә яшь тула. Солдатлар нәрсә язарга ярый, шуны гына язганнар. Хатларның барысы да тикшерү узган, аларга “Хәрби цензура карады” дигән тамга сугылган. Аларда серле мәгълүмат, сугыш хәрәкәтләре турында язылса, юк ителгән булырлар иде, мөгаен. Сәях Сәләхетдинов та якыннары белән бердәнбер элемтә чыганагы булган хатларында, нигездә, авылдашларына, дусларына, күршеләренә сәламнәр юллый, өен юксынуын яза, туган якларындагы хәлләр белән кызыксына, әти-әнисе өчен борчылуын белдерә. Шулай да ул үзәгенә үткән ачлыкны телгә алмый кала алмый. 1941 елдан 1942 елга кадәр язылган хатларның барысында да диярлек бер үк сүзләр кабатлана –  туйганчы ашау юк, ачлыктан эчебез авырта, бәрәңге ашау хыялда гына калды кебек юллар бар. Берничә тапкыр ул әтисеннән кечкенә генә булса да посылка җибәрүен сорый – бераз гына сухари, май бал. Посылкаларны алгандырмы – билгесез.

Сәях Сәләхетдиновның соңгы хатын әти-әнисе 1942 елның сентябрендә ала. Хаттан күренгәнчә, ул хезмәт итә торган җиденче рота фронка юл тоткан. Нәкъ менә кайсы якка китүләре турында сүз юк, әллә белмәгән, әллә белеп тә язмаган.

Өчпочмаклы фронт хатларын укыгач, күз алдыма һөҗүмгә баручы ярым ач, хәлсез солдатлар килеп басты. Һәм безнең армиянең шулкадәрле күп югалтулары булуы гаҗәп тә түгел. Шулай да, фашистларны җиңеп, туган якларга кайтып, якыннары белән күрешү  теләге шулкадәрле көчле булган – алар Ватан өчен гомерләре белән түләгәннәр.

Сәях Сәләхетдиновның Мәскәү, Сталинград янында сугышуы билгеле. Ул 1942 елда хәбәрсез югалган, якынча көз көне. Солдатның шуннан соңгы язмышы билгесез. Шулай да аның якты истәлеге булып хатлары калды. Аның уйларын, аның бармак эзләрен, мөгаен, хәтта күз яшьләрен дә саклый торган өчпочмаклы фронт хатлары.

Ләйсән ГАЛИМОВА

 

Сәях Сәләхетдиновның берничә хатын тәкъдим итәбез:

“Хат башы. 1942 ел, 2 нче июль. Әлегә үзем исән-сау гына торам. Соңга таба нәрсә булыр, анысын белеп булмый. Әлегә шул ук урында ятабыз. Тиздән фронтка чыгып китәргә. Трактористларны кайда озатулары билгеле түгел әле. Кайда булса да икенче урынга аерып җибәрәләр, дип торалар. Кайсыларыбызны Казанга танкистлар курсына, дип сөйлиләр.

Минем янда Томбарлы малае да бар. Ул миңа бик яхшы иптәш булды. Аңа хат килде, миңа һаман да юк әле. Ансы өчен бераз үпкәләдем дә. Хатны ачу белән җавап языгыз, сагынуым бик көчле.

Мондагы хәлләрне беләсегез килсә, шуны гына әйтәм - монда өй түгел. Шулай дигәч, үзегез аңларсыз инде.

Авылда нинди хәлләр бар? Барысын да аерып-аерып языгыз. Кешеләрне сугышка җибәрәләрме? Киткәннәр кайтамы? Ашлыклар, бәрәңге  чәчтегезме, бакчада яшелчәләр үсәме? Барысы турында да языгыз.

Полевая почта №1535, почтовый ящик №13, третий батальон, седьмая рота.”

 

“1 сентябрь, 1942. Әткәй, фронтка чыгып киттек. Кайсы фронтка бару билгеле түгел. Ашарыгызга бармы, яңа ашлыкларны уралармы? Яшелчәләр бармы? Барсын да аңлатып яз әле, әткәй, авыр булмаса. Безнең монда шуларны аңлыйсы килә. Бик сагындыра башлады. Кырга чыксак, өй искә төшә дә, барыбыз җыелып, моңланып утырабыз.

Үземнән адрес алганчы хат салмагыз. Может хат язып өлгереп булмас, теге дөньяга китәргә туры килер. Без авылны чыккан чакта күтәрелде тузаннар, ут эченә кереп киттек, сау булыгыз туганнар.”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев